«Миңа шундый зур бүләк алу турында уйлап та караганың юк әле», – диде әнием…»

Бәйрәмнәр, туган көннәр җиткәч, бүләк сайлау катлаулы бер эшкә әйләнеп китте хәзер. Нигә дисәң, кемне нәрсә белән шаккатыра аласың инде? Кибетләрдә бар нәрсә дә тулып ята. Һәркем үзе ошатканын, үзенә кирәген сайлап ала.

Үземнең дә күргәнем бар. Күп кешенең өендә хәзер «бүләк тартмасы» дигән  урын бар. Үзләренә кирәк булмаган, әмма ыргытырга да кул бармаган яңа әйберләр саклана анда. Начар әйберләр дә түгел инде алар. Әмма сиңа кирәкмәгәч, башкаларга да кирәкми бит инде ул. Акча мәсьәләсе дә бик бәхәсле. Аз булса, саран дип уйлаулары бар. Күп бирергә һәркемнең дә кулыннан килми. Мин монда юбилейлар, туйлар турында сүз алып бармыйм инде. Аларында ниндидер бер стандарт бар әле. Чыгымнарны капларга дип, бик җайлы гына урнаша алары.

Бүләк турында яза башлавым юктан гына түгел, кинәт кенә бер вакыйга искә төшкәннән иде.

Бервакыт шулай күршедә яшәүче танышыма гаиләсе белән улы кунакка кайтып төште. Күптән күренгәннәре юк иде. Аралар да ерак, мөнәсәбәтләр дә бераз сүнгән иде, ахры. Танышым бик шатланды. Оныкларын да юньләп күргәне юк иде бит. Төн йокламый пешеренде, сыйлады. Балаларга да бик ошап китте. Бер айга дигәннәр иде, яллары дүрт айга сузылды. Шул вакыт эчендә күршемнең түгәрәк юбилее да килеп җитте. Бәйрәм табынына безне дә чакырдылар. Шунда улы белән килене әниләренә иске смартфон бүләк иттеләр. Үзләренә яңаны алганнар икән. «Эшли әле ул. Пыяласы ватык та кнопкалары гына азрак сафтан чыккан», – дип, аңлатма да биреп куйдылар. Табын янында ниндидер уңайсыз тынлык урнашты. Хәтта күршем дә бу халәтне бозарга көч тапмады: сүзсез калды. Шул вакыт нәрсәнеңдер, каты итеп шалтырап, плитәгә килеп төшкәне ишетелде. Ни булды икән дип йөгереп чыксак, улының яңа смартфоны идәндә чәчелеп ята. Оныклар алганнар да: «Миңа бир дә миңа бир», – дип, тарткалаша торгач, төшереп җибәргәннәр икән. Үзе әкият кебек бу вакыйга, әмма, ни кызганыч, чынбарлык иде.

Шушы хәлгә ияреп, тагын берсе искә төште. Бала туу хөрмәтенә иптәш кызыма ире алтын сәгать алып биргән иде. Бу гамәлен әнисе бик ошатып бетермәгән. «Мин сине табып үстердем, укыттым, өйләндердем. Миңа шундый зур бүләк алу турында уйлап та караганың юк әле», – дип, килене алдында улына дәгъва да белдергән. «Син барыбер өйдә генә утырасың, иртәгә кунакка барасым бар», – дип, тагып ук киткән. Һәм… төшереп калдырган. «Суга төшкән кебек юк булды», – дип, елый-елый, антлар эчте дигәннәр иде. Ышандылар инде ышануын. Була торган хәл бит. Әмма арада барыбер ниндидер бер пәрдә калды кебек. Бүләк дигәннәре ниндидер бер илаһи көчкә ия бугай ул. Димәк, бирсәң, кешене сөендерерлек, күңелгә рәхәтлек өсти торган булсын. Хәлеңнән килмәсә, бәлки, бирмәскәдер дә, икенче очрактагы кебек, кеше өлешенә дә кермәскәдер.


Фикер өстәү