Россия көненә багышлап, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Казан Кремлендә зур концерт бирәчәк

12 июнь, Россия көнендә, 12.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре зур бәйрәм концерты тәкъдим итә. Чара Казан Кремлендә узачак.

Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында һәм ТРПрезиденты Рөстәм Миңнеханов патронажында уза.

Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 400-гә якын яшь артист чыгыш ясаячак, алар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтергә әзерләнә. Биредә фестивальнең барлык номинацияләре — конферанс, вокал, хореография юнәлешләрендә җиңүчеләркатнаша. Исегезгә төшерәбез, быел гына да жюри 10 меңнән артык номер карады, аларда бөтен республикадан 64 мең бала үзләренең иҗади казанышларын күрсәтте.

— Безнең өчен бу гаять зур, көтеп алынган вакыйга, — ди фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова. – Бөтен Татарстаннан килгән балалар өчен борынгы Кремль мәйданында чыгыш ясау, кабат иҗади аралашу атмосферасына чуму өчен уникаль мөмкинлек, алар бу мизгелне ел буе көтә. Безнең фестиваль хәрәкәте өчен Казан Кремлендә концерт инде күркәм традициягә әверелде. Без аңа җентекләп әзерләнәбез, Россия көне бәйрәменә туры килгән репертуарны сайлыйбыз. Балалар өчен бу шатлык та, зур җаваплылык та. Кремльдә үз талантыңны күрсәтү дә – зур дәрәҗә.

Ә тамашачылар өчен исә бу 3 сәгать дәвамында республиканың иң яхшы коллективлары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Барысы да «УНИКС» «Пирамида»залына – фестивальнең гала-концертларына эләгә алмый бит. Чара «Йолдызлык» гимны, «Кояш дискотекасы» җыры белән тәмамланачак.

Бу көнне сәхнәгә Чаллыдан «Татарстан» бию ансамбле чыгачак: алар узган ел фестивальдә Гран-прига ия булды. Шулай ук Зәйдән «Мирас» вокаль ансамбле, Балык Бистәсеннән «Кама йолдызчыклары» үрнәк балалар хореография коллективы, Яшел Үзәннән «Аншлаг» вокаль квартеты да тамашачыларны сөендерәчәк. Болар 12 июньдә сәгать 12-дә Казан Кремлендә узачак зур бәйрәмпрограммасы исемлегенең берничә номеры гына.

Концертка керү ирекле.

Программа «Күпмилләтле Татарстанның милли проекты» лозунгы астында узачак.

Белешмә:
Фестиваль инде 22 ел уздырыла һәм бу вакыт арасында үсеш ала. Аның мәктәбен 1 миллион 200 меңнән артык катнашучы узды. Бәйгенең төрле елларында җиңүчеләрнең күбесе үзләрен иҗатта сынады, тапты һәм популярлык казанды.
Фестиваль хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан да танылды, ә фестиваль үзе Россия күләмендәге әһәмияткә ия булды. «Созвездие – Йолдызлык» концертлары Мәскәү, Севастополь, Гаджиево, Санкт-Петербургта, атаклы «Артек» лагерендә, Кырым шәһәрләре буенча уңышлы уза. Шул ук вакытта хәрәкәт республикабыз яшьләренең йөзе булып тора, бөтен Россиягә яшь татарстанлыларның мәдәни өстенлеген һәм иҗади казанышларын күрсәтә.


Фикер өстәү