Татарстанда кабат авыл ипотекасы бирә башладылар

Татарстанда яшәүчеләр тагын ташламалы шартларда авыл җирендә йорт сатып ала яки төзи ала. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанк авыл ипотекасы бирә баллады. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Ташламалы ипотека Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелгәннән соң яңадан торгызылды. Финанс чараларын хәзер хосусый торак төзелешенә яки шәһәр читендә җир кишәрлеге белән йорт сатып алырга тотарга мөмкин.

«Авыл ипотекасы үзенә ихтыяҗ булуын күрсәтте инде. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта Татарстанда  2,5 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртты һәм авыл җирлегендә күчемсез милек сатып ала алды. Безнең клиентлар арасында беренче үз торагын булдыруга ирешкән яшь гаиләләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Ә алар өчен авыл ипотекасының төп өстенлеге ставка процентының түбән булуында», — ди Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Авыл ипотекасын 3 процент ставка белән алырга мөмкин.

 


Фикер өстәү