«Гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертелде

Россия Президентының «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү максатыннан, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

«Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проекты буенча, Россия Федерациясенең балалы гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында оештырыла.

Үзгәрешләр үз көченә керде. Анда түбәндәге яңалыклар бар:

2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы торак ипотекасы кредитлары алу мөмкинлеге;

Программа кысаларында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга һәм анда шәхси торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшкуардан Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт сатып алуга 2021 елның 1 апреленнән бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

Халыкның финанс белемен арттыру турында актуаль мәгълүматны түбәндәге сылтамалар буенча табарга мөмкин:

 https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/
https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/ 


Фикер өстәү