“Йолдызлык” лауреатлары Аксубайда концерт куйды

Аксубай районында “Созвездие-Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивале лауреатларының концертлары узды.
Кичә Аксубай сәхнәсендә фестивальнең лауреатлары һәм Гран-при ияләре – профессиональ артистлар, вокал белгечләре – төрле фестивальләрдә һәм халыкара конкурсларда күп кенә премияләр яулаган иҗади югары уку йортлары студентлары үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим итте.

Чыгышлар Иске Илтерәк һәм Иске Кыязлы авыл мәдәният йортларында узды. Чара РИТЭК Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Тамашачы Татарстанның атказанган артисты, фестивальнең Гран-при иясе Айдар Сөләйманов; Санкт-Петербург консерваториясе студенты, фестивальнең Гран-при иясе Игнат Изотов; Казан консерваториясен тәмамлаган Илгиз Зәкиев һәм Зәринә Хәсәншина; ГИТИСны тәмамлаган, үз вокал мәктәбенә нигез салучы Владимир Шнитко; Казан музыка көллияте студентлары Илзирә Зарипова, Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова чыгышларын яратып карады. Алар белән бер сәхнәдә Аксубай районында туып үскән, фестиваль хәрәкәтенең актив катнашучылары булган яшь талантлар да балкыды. Якташлары алдында Казан музыка көллиятенең вокал буенча педагогы Эвелина Сруртдинова һәм Аксубай районының 8 яшьлек яшь йолдызчыгы Варвара Панюкова чыгыш ясады.
Фестиваль концертлары башка районнарда да дәвам итәчәк.


Фикер өстәү