Бездән – машина, алардан – пластмасса

Ашхабадка сәфәре кысасында ул Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов иң элек, әтисе – Мәликгулы Бердымөхәммәдовның вафат булуы сәбәпле, Горбангулы Бердымөхәммәдовка тагын бер кат кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Әтиегезнең вафаты сәбәпле кайгыгызны уртаклашам. Чын мәгънәсендә ватанпәрвәр иде ул», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Кем әйтмешли, дуслык бәла килгәндә күренә. Без һәрвакыт сезнең теләктәшлекне тоеп яшибез», – диде, үз чиратында, Төрекмәнстан Президенты.

Горбангулы Бердымөхәммәдов Россия Федерациясе белән Төрекмәнстанның үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә Татарстанның аерым урын алып торуын искә төшерде. Ул шулай ук Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казанга килгән чагында ил делегациясенең җылы кабул ителүе өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ике ил Президентлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең төбәкләр дәрәҗәсендә тыгыз элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүен искәртте. «Барлык юнәлешләр буенча эшләү мөмкинлеге тудырылган өчен Владимир Владимировичка да, сезгә дә рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә», – диде Татарстан Президенты.

Яклар шулай ук икътисади, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча булдырылган эш төркеменең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төрекмәнстан ягы белән сөйләшүләр үткәрде.

Узган ел йомгаклары буенча ике ил арасында товар әйләнеше күләме 107 миллион доллар тәшкил иткән. Татарстаннан Төрекмәнстанга асылда җир өсте транспорты, каучук, җиһазлар, механик җайланмалар һ.б. җибәрелә. Төрекмәннәр, үз чиратында, безнең республиканы пластмасса һәм аннан эшләнгән әйберләр, яшелчә һ.б. белән тәэмин итә.

Төрекмәнстан – Урта һәм Үзәк Азиядә «КамАЗ» машиналарын иң күп кулланучы илләрнең берсе. Бүген илдә 9 меңнән артыграк «КамАЗ» исәпләнелә. Төрекмәнстанга үзбушаткычлар, авыр техника, шулай ук «КамАЗ» шассиендагы махсус техника җибәрелә. Яңа автомобильләрдән һәм «КамАЗ»  шассиендагы махсус техникадан чүлнең авыр шартларында файдаланыла. 2019–2021 елларга Төрекмәнстанга 1982 берәмлек техника җибәрүгә контракт төзелгән. Быел августка кадәр соңгы партия – 189 берәмлек техниканы озату күздә тотыла. «КамАЗ буенча хезмәттәшлекне киңәйтү җәһәтеннән зур ниятләребез бар», – дип билгеләп үтте Горбангулы Бердымөхәммәтов.

Моннан тыш «Татнефть» белән дә хезмәттәшлек актив төстә үстерелә. Аерым алганда, компания җир асты катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру хезмәте күрсәтү буенча контрактка ия. 2019–2020 елларда Төрекмәнстанның 120 скважинасында ремонт эшләре башкарылган, 106 мең тоннадан артыграк өстәмә нефть чыгарылган.

Казан вертолет заводы исә 2009 елда Төрекмәнстанга тәүге вертолет җибәргән. 2015 елга кадәр әлеге илгә 11 вертолет озатылган.

Төрекмәнстан Президенты мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә аерым тукталып үтте. «Без киләсе атнада «Акыллы шәһәр»гә нигез салачакбыз. Безне административ өлкәдә, хезмәт күрсәтүләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә цифрлаштыру мәсьәләләре буенча тәҗрибәгез кызыксындыра», – диде Горбангулы Бердымөхәммәдов.

Яклар сәүдә әйләнеше күләмнәрен һәм товар ассортиментын арттыру зарурилыгы турында килеште.

Соңыннан Горбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә Ашхабадка җибәрелгән медицина максатындагы «Ми-17-1В» вертолетын карады. Төрекмәнстан Президенты Казан вертолет заводы белән алга таба хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәрне өйрәнергә әзер булуы турында белдерде.

Фото: tatarstan.ru 

 

 


Фикер өстәү