Эш җитәрлек. Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәр кылды

Татарстанның Төркия төбәкләре белән хезмәттәшлеге ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Конья шәһәренә эш сәфәре барышында әйтте.

Республика Төркия икътисадында мөһим урын алып торган һәм илнең авыл хуҗалыгы үзәге булган Конья провинциясе белән элемтәләрне ныгытырга тели. Бу хакта Рәис Конья провинциясе губернаторы Вадәттин Озкан белән очрашу барышында белдерде.

– Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлегенең бай тарихы һәм ныклы нигезе бар. Былтыр ике арада товар әйләнеше ике тапкыр үсеп, 1,2 миллиард долларга җитте. Үсеш быел да дәвам итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Коньяның эшлекле мөнәсәбәтләрне арттыру өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Ике төбәктә дә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармаклары зур үсеш алган.

– Безгә элемтәләрне ныгытырга кирәк. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр шактый, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Вадәттин Озкан Татарстан Рәисенә Коньяга эш сәфәре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканы ил күләмендә алдынгы төбәкләрнең берсе дип атады. «Килешәм, безнең хемәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр бик күп», – диде губернатор.

Уртак эшчәнлек турында Конья шәһәре мэры Угур Ибраһим Алтай белән очрашу барышында да сөйләштеләр. Рәис билгеләп үткәнчә, республика делегациясенең Коньяга эш визиты шәһәр белән дә, гомумән, провинция белән дә элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

– Без агросәнәгать юнәлешендә генә түгел, мәдәният, археология, туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә телибез. Безне бик күп нәрсә бәйли, тагын да тыгызрак аралашырга, эшлекле элемтәләрне үстерергә кирәк. Моңа Казан белән Истанбул арасында туры авиарейслар да ярдәм итәчәк, – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов Угур Ибраһим Алтайның Төрек дөньясы муниципалитетлары берлеге җитәкчесе вазыйфасында башкарган эшен дә югары бәяләде. Әлеге халыкара оешмага дөньяның 30дан артык илендәге 1200 муниципаль берләшмә керә. Рәис республика муниципаль берләшмәләренә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт тә белдерде.

Очрашуда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул җирле авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр белән ныклы хезмәттәшлек урнаштыру теләген җиткерде. Конья башлыгы әлеге тәкъдимне хуплады һәм шәһәрдә мондый предприятиеләр күп булуын билгеләп үтте.

– Сезнең сәфәр үзара сәүдәне киңәйтергә этәргеч бирәчәк, – дигән ышаныч белдерде Угур Ибраһим Алтай.

Коньяда Рөстәм Миңнеханов музейда да булды. Суфи, фәлсәфәче Мәүләна Җәләлетдин Руминың тормышына һәм иҗат юлына багышланган музей Төркиядә халык иң күп йөри торган урыннарның берсе булып санала. Биредә елына 2 миллион турист кунак була. Музейда борынгы китаплар, музыка кораллары, Мәүләнаның шәхси әйберләре урын алган. Биредә төп ядкарьләре арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалы да бар.


Фикер өстәү