Күптән түгел хатыны белән аерылышкан җырчы: «Мин хыянәт иттем»

Күптән түгел танылган рус эстрадасы җырчысы Григорий Лепс «Крокус»та концерт куйды. Әлеге туган көн концерты турында «Комсомольская правда» язып чыкты. Җырчы үзенең иң үзенчәлекле туган көне турында сөйләгән. «Мин йоклап калганмын, икенче көнне генә уяндым», – дигән ул журналистларга.

Концерта ул яңа җыентыгын тәкъдим иткән. Җырларның берсе «Түбәнгә тәгәрәгән фәрештә» – «Падший ангел» дип атала. Җырчы үзе «Хыянәтче» – «Предатель» дигән җырның үзенә якын икәнен әйткән.

– Ә сезгә кем хыянәт итте? – дип сорагач, җырчы:

– Мин хыянәт иттем! – дип җавап биргән.

– Сез хатыныгыз белән аерылышу турындамы?

– Нәкъ менә шуның турында җырлыйм да инде, – дигән Лепс.

Җырда «Асылы белән хыянәтче. Мин хыянәт иттем, мин беләм. Мин үкенәм, елый-елый үкенәм. Бу гөнаһларны кичереп булмый. Ходаем, яшәргә фәрман бир» дигән сүзләр бар. (Предатель по сути… Я предал, я знаю. Я каюсь за это, я каюсь, рыдая. И эти грехи не дано искупить. О Боже, приказывай жить…)

Концертка җырчының олы кызы Инга килгән, элекке хатыны Анна Шаплыкова килмәгән.

Лепс хатыны – 3 бала тапкан Анна Шаплыкова белән 20 ел гомер иткәннән соң, былтыр декабрь аенда аерылышты. Аерылышуның инициаторы хатыны булган.

«Мин гаиләгә кире кайтуны сорамаячакмын, – дигән Лепс. – Беренчедән, мин кабул итмәячәкләр. Икенчедән, мин үземне моның өчен гафу итмим. Аерылышу котылгысыз иде, чөнки мин кадерле һәм газиз кешемә хыянәт иттем. Безнең аерылышуыбыз – фаҗига».

 


Фикер өстәү