Диния нәзарәте, Алексеевск районының православие динендәгеләр зиратындагы хәлләр уңаеннан, мөрәҗәгать белән чыкты

“Бүген Алексеевск районында православие динендәге зиратта кемнәрдер кабер ташларына зыян салган, – диелә мөрәҗәгатьтә. – Татарстанның Диния нәзарәте, мәрхүм якташларының истәлеген мәсхәрәләп, якыннарының хисләрен кимсеткән вәхшиләрнең гамәлләрен кискен төстә гаепли. Аларның бу вәхшилеген берничек тә аклап булмый. Дини кануннар буенча да, Россия законнары буенча да.
Пәйгамбәребез хәдисләрендә һәм мөселманнар өммәтендәге бөек галимнәр китапларында зиратта үз-үзеңне тоту әдәбе, үлгәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу турында язылган. Алар безнең һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә алдында үз гамәлләребезгә гадел төстә җавап бирергә туры киләчәгебезне искә төшерергә тиеш. Шуңа күрә тиешле органнарның, гаеплеләрне табып, җаваплылыкка тартачакларына ышанабыз.
Һәрбер диндә, шул исәптән ислам динендә каберләрне мәсхәрәләүгә катгый төстә юл куелмаска тиеш дип санала. Бу вәхшилекне кылучылар – дини түгел, һәм аларның күңелендә тамчы да изгелек юк. Без православие дине вәкилләренә эчкерсез теләктәшлек белдерәбез һәм республика хакимият органнарының кабер ташларын торгызу карарына рәхмәтебезне җиткерәбез.
Республика җитәкчелегенең җимерелгән кабер ташларын тәртипкә салу һәм гаеплеләрне җәза чарасына тарту карарының Татарстанда күп гасырлардан килгән күпмилләтле һәм күпконфессияле тынычлык-татулыкны саклап калуга ярдәм итәчәгенә ышанабыз”.


Фикер өстәү