Иске яңа акча. Санлы сумны ничек һәм нәрсәгә кулланып була?

Җисеме яңа, исеме шул. Санлы сум (цифровой рубль) белән эш итү кагыйдәләре Россия Гражданлык кодексында урын алачак. Россия Дәүләт Думасында цифрлы сумны кулланышка кертүгә бәйле закон һәм төзәтмәләр кабул ителде.

Нәрсә ул?

Цифрлы сум – илдәге өченче төр валюта. Цифрлы сум гадәти бер сумга тиң. Цифрлы сум турында кичә-бүген генә сөйләшмиләр инде. Бу елның языннан башлап аны сынап карау турында фикерләр яңгыраган иде. Кулланышка кертергә дә әзерләнделәр. Ләкин канун ягын кайгыртып бетерергә кирәк иде.

Узган елны иске-яңа акчаны илнең 15 банкы сынап карады. Финанс белгечләре техник ягын тикшерде, акча күчерү, электрон янчыкны тутыру мәсьәләләрен карады. Бу елның июлендә валютаны физик затлар сынап караячак.

Үзәк банк аңлатканча, яңа төр валютаны Дәүләт хезмәтләре порталына теркәлгән, электрон имзасы булган кешеләр куллана алачак. Электрон платформа тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Исәп-хисап счетын теләсә кайсы вакытта ябарга да мөмкин.

Сүз уңаеннан, Россия интернет технологияләр үзәге оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләр өченче валюта турында әллә ни белми. Күпләр аңа әлегә ышанмый. Кайсылары исә цифрлы сумның өстенлекләре бар дип саный. Шуларның берсе – бу валюта белән ришвәт бирү авырлаша, ә банкның банкрот калуы шикле, чөнки цифрлы сумны Үзәк банк чыгара.

Нәрсә өчен кирәк?

Кәгазь яисә картадагы акча кебек үк куллану өчен. Хезмәтләр, товарлар өчен түләргә, исәп-хисап эше башкарырга мөмкин.

Законда әлеге валютаны ничек куллану турында тагын берничә яңалык бар. Әйтик, аны башка илләрнең цифрлы сумнарына алмаштыру мөмкинлеге каралачак. Мисал өчен, Кытайның цифрлы юаненә.

Цифрлы сумны саклау өчен бер кеше бер генә «янчык» ача ала. Цифрлы сум белән кредит алу мөмкин түгел. Мондый акча белән түләгән очракта сатып алынган товарлардан кешбэк та каралмаган.

Бу криптамы?

Цифрлы сум – фиат валюта (хөкүмәт чыгарган акча формасы, ул законлы түләү чарасы дип игълан ителгән), ягъни аның тотрыклылыгын дәүләт Үзәк банк ярдәмендә тәэмин итә. Шуңа да ул криптовалютадан аерыла. Криптовалютаның бердәм эмитенты (кыйммәтле кәгазьләр, акча һәм башка активлар чыгаручы оешма), шулай ук кулланучы хокукларын яклау гарантиясе юк. Аның хакы да үзгәрүчән. Цифрлы сум – Үзәк банк җаваплылыгында, цифрлы технологияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм аның криптовалюталарга бернинди дә катнашы юк.

Фикер

Анатолий АКСАКОВ, Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе:

– Цифрлы сум банк счетларында саклана торган акчаны да, кәгазь акчага да алмаш түгел. Ул акча әйләнешен яңа форма белән тулыландыра гына. Әгәр дә кеше аны кулланырга теләми икән, беркем дә мәҗбүр итмәячәк. Аерма шунда: без бүген товарлар һәм хезмәтләр өчен түләгәндә, акча бер банк счетыннан икенче банк счетына китә. Хәзер акча Үзәк банкның мәгълүмат системасында күренәчәк һәм регулятор, ягъни банк алар өчен җаваплы булачак. Шулай ук смарт-контакт дигән хезмәт тә тормышка ашырылачак. Ягъни акчаны тоту максатын билгеләргә мөмкин булачак. Әйтик, сез балагызга мәктәптә туклану өчен билгеле бер сумма акча күчерәсез, ди. Бала аны бары тик ашауга гына тота алачак, башка максатларда куллану чикләнәчәк.

Фото: ru.freepik


Фикер өстәү