Нәтиҗәле сәфәр: 40 килешү, 35 очрашу

40 килешү, 35 очрашу… Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясенең Санкт-Петербургка эшлекле сәфәренең санлы нәтиҗәләре бу. Әлеге килешү-очрашулар барысы да Санкт-Петербургта үткән икътисади форум кысасында узды. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта  икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Санкт-Петербургта узган быелгы форумда дөньяның 130 иленнән 14 меңләп кеше катнашкан. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшмәкәрләр, технопарк, индустриаль парк, махсус икътисади зона, уку йортлары вәкилләреннән торган. «Санкт-Петербургта 35 рәсми очрашу узды. Аягөсте генә үткән эшлекле очрашулар да күп булды. 14 хөкүмәт килешүе төзелде. Оешмалар белән 32 килешү имзаланды», – диде ул журналистларга. Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әлеге килешүләрне тормышка ашыру өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, чит ил вәкилләре әле дә уртак эш алып бару, хезмәттәшлек яклы. «Чит илләр безнең белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу аеруча Көньяк-көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләре вәкилләрендә сизелә. Безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләгән илләр хезмәттәшлек итәргә теләмәүчеләренә караганда күбрәк», – ди ул.

Санкт-Петербургта узган икътисади форум кысасында быел Казанда сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын оештыру буенча хезмәттәшлек турында да килешү төзелде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия торак һәм төзелеш министры Ирек Фәйзуллин белән атом энергиясе буенча «Росатом» дәүләт корпорациясенең генераль директоры Алексей Лихачев имзалады. 5–8 ноябрь көннәрендә Казан янындагы «Казан Экспо» үзәгендә узачак чемпионатта Төркия, Мисыр, Бангладеш, Венгрия, Иран кебек 23 илдән килгән вәкил катнашыр дип көтелә.

Татарстан төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, чемпионат сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау, төзелештә проектлар белән идарә итү юнәлешләрендә узачак. «Ярышларның төп максаты – дөньякүләм мәйданда Россия оешмаларының көндәшлеккә сәләтен арттыру, сәнәгать төзелешендә яңа максат һәм бурычлар булдыру. Бу чемпионат узган ел беренче тапкыр Сочида узды. Ул һәр елны төрле шәһәрдә узачак. Быел аны уздыруга Казаннан кала Санкт-Петербург, Новосибирск шәһәрләре дә дәгъва итте», – диде Илшат Гыймаев.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, икътисади форум кысасында Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы рейтингы да игълан ителгән. Татарстан анда икенче урынга чыккан.

– Татарстан 41 күрсәткеч буенча әйдәп бара. Аерым алганда, монда электр челтәрләренә тоташканлык, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен аренда мәйданнары, төзелешкә рөхсәт алу, кадастр исәбенә кую кебек күпсанлык күрсәткечләр исәпкә алынган. Безнең республиканың инвестицияләр ягыннан көчен яхшыртуга юнәлтелгән системалы эшнең нәтиҗәсе бу, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Узган ел Татарстанның индустриаль-сәнәгать паркы оешмалары әйләнеше 400 миллиард сумнан арткан. Бу республикадагы сәнәгать җитештерүенең 10 процентын тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, Татарстан сәнәгать ипотекасын булдыру тәкъдимен дә куәтләгән. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин сәнәгать паркы резидентларына, андагы идарәче оешмалар өчен сәнәгать ипотекасын булдырырга тәкъдим иткән иде. Аның ярдәмендә эшмәкәрләр 5 проценттан да югары булмаган ташламалы ставка белән үз эшен ачу өчен әзер сәнәгать бинасын сатып ала алачак. Дәүләт сәнәгать ипотекасы биргән банкларны субсидияләр дип көтелә. Яңа төр кредит күләме, аның күпме вакытка бирелүе алучысының кемлегенә бәйле булачак. Сәнәгать оешмалары – 7 елга кадәр күп дигәндә 500 миллион сум, идарәче оешмалар 10 елга кадәр 2 миллиард сумнан да артмаган сәнәгать ипотекасын рәсмиләштерә алачак.

– Моңа охшаш ярдәм алымы безнең республикада ике елдан бирле гамәлгә ашырыла инде. Төзелешкә ташламалы заем бирелә. Әлеге чара кысасында индустриаль һәм сәнәгать парклары резидентларына, идарәче компанияләргә 7 елга кадәр 30 миллион сумга кадәр кредит бирү каралган. Әлеге акча җитештерү биналары белән складлар төзү һәм төзекләндерүгә тотыла, – ди Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 


Фикер өстәү