Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штраф яный

Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, һәр ун янгынның тугызы кеше гаебе белән чыга. Шуңа күрә урманнарга барганда, янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча урманнарда катгый тыела:

– ылыслы яшь урманнар арасында, янган урыннарда, урманнарга зыян килгән кишәрлекләрдә, торфлыкларда, агач киселгән урыннарда, агач кисү калдыкларыннан чистартылмаган һәм агач материалы әзерләнгән урыннарда, кипкән үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында ачык ут ягу;
– янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла ташлау;
– ау вакытында янучан яки пыскый торган материаллар куллану;
– бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;
– двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;
– торфлыкларда ачык ут белән эш итү;
– турыдан-туры урманга тоташып торган урман утыртмалары янындагы урыннарда корыган үлән һәм башка төрле янучан материаллар ягу;
– урманнарны калдыклар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен — 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү