Татарстанда йөкләрне дроннар ташыячак

Россия Хөкүмәте Иннополиста пилотсыз очкычларны сынап карауны хуплаган. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында бу җәһәттән документ урнаштырылган.

“Иннополис шәһәрендә пилотсыз авиация системаларыннан файдалану буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләргә”, – диелгән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган документта.

Дроннарда йөкләр ташуны сынап карарга рөхсәт бирү, дигән сүз бу. Моның өчен Иннополиста үзәктән идарә ителешле дронопортлар (дроннарның “аэропортлары”) челтәре булдырылачак. Шуннан соң шәһәр өстендә 30 килограмм авырлыктагы (максималь авырлык) йөк күтәрешле дроннар оча алачак. Алар ярдәмендә шәһәрдә шулай ук аэросъемка, башка авиация эшләре башкарылачак. Аерым алганда, пилотсыз очкычлардан торбаүткәргечләрне, электр чыбыкларын, башка инфраструктура объектларын тикшерүдә файдаланылачак.


Фикер өстәү