Уеннар турында уйлар. Яңа ярышлардан ни көтәсез?

«Киләчәк уеннары» халыкара чарасын спортчылар һәм оештыручылар гына түгел, халык та дулкынланып көтә. Барысы да яңача, моңарчы күрелмәгәнчә бит. Бу ярышлардан халык ни көтә? Ул республикага нәрсә бирә?

Ринат ГАЛИӘХМӘТОВ, блогер:

– «Киләчәк уеннары»на кадәр Казанда үткәрелгән сынау ярышларына  йөрдем, машина узышында катнаштым, бокска бардым. Бу сынау ярышларына ничек әзерләнгәннәрен, ничек итеп тырышканнарын, аны ничек оештырганнарын үз күзләрем белән күрдем. Андый ярышларны да шундый ук югары дәрәҗәдә оештырганны, төп Уеннарның дәрәҗәсе ким булмас дип өметләнәм.

Мондый чара республиканы, әлбәттә, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрәчәк. Бу – дөньядагы беренче шундый форматтагы Уеннар. Алар спортчыларны физик һәм акыл ягыннан ачачак, ике дөнья – виртуаль һәм чынбарлык бергә кушылачак. Мин бу чаралардан читтә калмаячакмын, әлбәттә, күзәтәчәкмен.

 

Лилия ЗӘЙНУЛЛИНА, ике бала әнисе:

– «Киләчәк уеннары»н түземсезлек белән көтәбез. Билетны алдан ук хәл итеп куйдык, төрле ярышларга сатып алдык. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән уеннар Казанда уза! Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярыймы инде?!

Олы улым футбол белән шөгыльләнә. Шуңа күрә иң беренче эш итеп фиджитал-футбол уены финалына билет сатып алдык. Бәясе дә кыйммәт түгел – 400–500 сум. Әле танылган футболчылар, артистлар да киләчәк, ди бит. Улыбыз бутсыларын алардан автографлар алу өчен күптән әзерләп куйды инде. Бик тә көтә. Балаларга, яшьләргә чын бәйрәм булачак бу, кыскасы. Роботлар һәм танклар ярышына да барачакбыз әле.

 

 


Фикер өстәү