Татарлар нинди блогерларны үз итә?

Иң якын дус, сердәш, иптәш, кайда нәрсә арзан икәнен төгәл белүче, ашка күпме тоз саласын әйтүче, фәлсәфә коручы, синең белән бергә елаучы да, көлүче дә, ир һәм хатын, әниләр һәм бәбиләр мөнәсәбәтләрендәге киңәшче дә… Вазыйфалар мең – блогер бер. Аның җилкәсенә, ай-һай, күп нәрсә төшкән. Ул – кем өчендер туганнан да якынрак кеше. Безнең заман блогеры – кем ул? Халык кемнәргә иярә? Блогерларны карап, шул хакта уйландык әле.

Телефон тотсаң кулга…

Россиянең кайбер «интернет йолдызлары»на суд эшләре ачыла башлагач, җәмәгатьчелек кабаттан блог алып бару өлкәсен көйләү мәсьәләсенә игътибар итте. Кем блогер, ә кем түгел? Алар өчен аерым закон кирәкме? Ни әйткәннәрен, ни күрсәткәннәрен контрольдә тотасымы? Акча эшлиләр икән, салым түләтәсеме? Кем әйтмешли, сораулар күп, җаваплар гына ишетелми.

Ярар, Россия күләмендә танылган «блогер-йолдыз»ларга үрелгәнче, үзебезнекеләр янына төшик әле. Бит бездә «барысы да ал да гөл» дип куясың интернетны ачкач. Бакчада эшләү, ашарга пешерү, әти-әниләр янына авылга кайту, «Iphone» сата торган кибеткә реклама ясау, бизәнү, кием-салым кибетләренә, кафе-рестораннарга ташлама белән уртаклашу, өйдәге көндәлек мәшәкатьләрне оста итеп башкарып чыга алуны күрсәтү, нинди киемнең нинди чара өчен яхшырак икәнен аңлату – күпчелекнең, блогерлар теле белән әйтсәк, «контент»ы шундый. Аерып әйтерлек, «менә бу чын блогер!» диярлекләре аз. Чөнки кулында камералы телефоны булган һәр кеше – блогер. Кыскасы, бездәге блог өлкәсе – винегрет хәлендә. Анда барысы да бар, буталган һәм шул ук вакытта бернәрсә дә юк кебек. Әмма хөкем чыгаручылардан булмыйк. «Кызларда да була гаеп», – дип җырлыйлармы әле?

Кытлык юк

Татар аудиториясе нинди блогерларны үз итә? Этноблогинг, аналитика белән мавыккан блогерлар ни өчен аз? Ни өчен бакча белән аш-судан ерак китә алмыйбыз? Беренче татар блогеры саналган Ринат Галиәхмәтовка шул сорауларны бирдек.

– Аудиторияне татармы, урысмы дип аерып булмый. Блогинг өлкәсендә шундый шәп сүз бар: һәр блогерның – үз аудиториясе. Күпме кеше булса, шулкадәр фикер дә. Шуңа да безнекеләр татарларны да, башкаларны да яратып карый дияр идем, – ди блогер. – Мөнәсәбәтләр, эстрада, гаилә темаларын үз итәләр. «Лайфстайл» блогерларны яраталар инде. Алар тормышын матур итеп күрсәтә белә. Бигрәк тә кыз-блогерлар. Сөйләшү, серләшү, киңәшләшү бар аларда.

Ринат әйтүенчә, һәр кешене дә блогер дип санап булмый. «Бу кешенең кешеләре күп, аудиториясе зур булса да, аның танылган булу-булмавы да роль уйный бит әле. Ягъни, «медийная личность», дибез. Социаль челтәрләрдә күпләр гив, марафоннарда катнашып үсте. Блогерлар кирәкле, файдалы контент төшерергә тиеш инде ул. Һәр телефон тоткан, һәр нәрсәне төшерүче бу исемне йөртә алмыйдыр. Әмма үзләрен шулай хис итсәләр, афәрин, үсәргә, кызыклы эчтәлектәге контент ясарга тырышырга кирәк», – ди ул.

Татар телендә җитди блогерларга кытлык дигән сорауга, ул:

– Блогер булып сәхифә алып бара торган кеше нәтиҗә көтә. Язылучылар, фикер көтә. Аналитик язма яздың, ди, әмма халыктан кайтаваз юк. Бушлыкка язу буламы бу? Киң аудитория булмагач, блогерның да кәефе төшә. Моны кирәксез дип саный. Шуңа күрә мондый темаларга алынмыйлар, – дип җаваплады. – Мин авыл тормышын унар минутлык видеолар аша күрсәтә идем. Хәзер замана үзгәрде. Озын видеолар карыйсы килми. Заманага карап, үзгәрергә кирәк, дисең һәм үзгәрәсең.

Ринат халыкның – аудиториянең кызыклы бер үзенчәлегенә дә тукталды.

– Яхшы яңалыкны кеше урап уза. Ә менә болар талашкан, болар аерылышкан дигән сүз чыкса… Гайбәт сатучы блогерларны бик яраталар. Алар инде гайбәт сатам дип уйламыйдыр да… «Большая стирка» тапшыруы кебек! Кеше менә шуңа иярә, үзара «болай булган, фәлән иткән» дип бүлешә,  – ди блогер. – Мин негативта катнашмыйм. Гади, позитив контент яклы. Язылучыларым да шундый.

– Блогерларга иярү дигәннән, хәзер блогерларга кытлык юк дип саныйм. Ике кешенең берсе – блогер. Аларның күбесе – декретта үз юлын бизнеста тапкан хатын-кызлар. Чыннан да, күп ич алар! Үземнең танышлар арасында гына да гомер уйламаган кешеләр блог алып бара. Гадәттә аларның блогында – авыл тормышы, аш-су рецепты, көнкүреш күрсәтелә. Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә блогер булып бетте, – ди Рәфидә Галимҗанова. Журналист буларак, үзе дә хис-кичерешләрен сәхифәсендә урнаштырырга ярата ул. Үзе алай санамаса да, «блогер» дигән аты бар әңгәмәдәшебезнең. – Шәхсән мин аш-су осталарын, бизнесвуменнарны карамыйм диярлек. Бер файда тапмыйм. Күп кенә татар блогерлары сәхифәләрен рус телендә алып бара хәзер. Аларны да карамыйм.

Ксения Романова – этноблогер. Ул – чуаш милләтеннән, блогын да ана телендә, халкына хас үзенчәлекләрне кертеп алып бара. Килешергә кирәк: аның кебек сәхифә алып баручылар күп түгел.

–  Блогер-юмористлар күбрәк, чөнки аудитория аларны карарга ярата. Үзем урнаштырган язмалар белән көлдерә торганнарны караучылар санын чагыштырганда да сизелә ул. Юмор белән аудиторияне җыю җиңелрәк, димәк, – ди ул. – Этноблогинг бөтен кеше өчен дә кызыклы түгел. Син бер милләт турында сөйлисең, сәхифәне шул милләт кенә аңлаган телдә алып барасың, аудитория дә шул халык белән генә чикләнә. Караучылар санын җыярга була ул, сыйфатлы контент кирәк.

Соңгы сүз урынына

Язма әзерләгәндә, блогерларның аудиториясен тәшкил иткән халыкның фикерләрен дә сораштык. Кемнәрне карыйлар икән алар? Күпчелек телгә алган блогерлар исемлеге чагыша. Исемнәрен атап тормыйк, үзләре телендә сөйләшсәк, алар бу юлларны язучыга реклама өчен түләмәде бит. Блогерларга карата булган берничә фикерне генә язабыз да нәтиҗә ясауны укучы хөкемә калдырабыз. Без әйтмәдек, яме!

 «Бер үк нәрсәне төрлечәгә әйләндереп, тузга язмаган нәрсәләр күрсәтеп, җиңел юл белән акча эшләүчеләр. Күзгә чалынса, шаклар катып карап алам да тизрәк ябып куям»

«Блогерлар – кешенең кадерле вакытын сарыф итеп, халыкның болай да юк аңын алып, акча эшләүчеләр. Тузга язмаган, мәгънәсез пост куючылар, барыбыздан да оста пешекчеләр, тормышларының астын-өстен дөньяга чәчүчеләр…»

ФИКЕР

Юлия Осмачкина, клиник психолог:

– Әгәр дә һәр кеше «менә минем нәрсә белән шөгыльләнүемне карагыз», «минем ничек яшәгәнне күзәтегез» дип сөйләп торса, кешеләр, ахыр чиктә, чынбарлык белән элемтәне югалтачак. Камил, матур тормыш белән мәҗбүриләп тагылган фикерләр күп булачак. Күпчелек блогерлар үзләрен һәм тормышларын шулай күрсәтә бит. Алар караучыларына үзләре теләгәнне генә күрсәтә. Ә алар кешеләрнең үзләрен бар яктан камил итеп күрүләрен тели. Блогерлык белән мавыгу мәгълүмат күплегенә һәм виртуаль дөньяга бәйлелеккә китерергә мөмкин. Мәсәлән, блогер киңәш иткән шампунь куллану, ул әйткәнчә яшәү. Блогерлар өчен дә массакүләм блогерлык куркыныч, чөнки «иң яхшы», «иң кызыклы» статусына лаек булу өчен көчле көндәшлек башланачак. Алар: «Тагын нәрсә уйлап чыгарырга икән?» – дип, кызып китәчәк.

 САН

2022 ел мәгълүматларына ышансаң, илдә:

– 2–5 мең язылучысы булган 755 мең блогер;

– 5–10 мең язылучысы булган 300 мең блогер;

– 10–100 мең язылучысы булган 255 мең блогер;

– 100 меңнән 1 миллионга кадәр язылучысы булган 18,5 мең блогер;

– миллионнан артык язылучысы булган 1 меңнән артык блогер бар.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү