13 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Дәүләт банкы

1860 елның 13 июнендә император Александр II указы белән Россиядә Дәүләт банкы гамәлгә куела. Дәүләт банкының төп капиталы 15 млн сум тәшкил итә, ә резервка 3 млн сум бүлеп бирелә. Өч елдан соң банкның бүлекләре Россиянең төрле шәһәрләрендә ачыла башлый.

Тяньцзин трактаты

1858 елның 13 июнендә Кытайның Тяньцзин шәһәрендә тарихка «Тяньцзин трактаты» буларак кергән Россия-Кытай килешүенә кул куела. Россия ягыннан ул – рус вице-адмиралы Е.В. Путятин, Кытай ягыннан илче Гойлян һәм Хуашан тарафыннан имзалана.

Документ 12 статьядан тора. Ул ике ил арасындагы тынычлыкны һәм дуслыкны раслый һәм Кытайда яшәүче россиялеләрнең һәм Россиядә булган кытайлыларның шәхси иминлеген һәм кагылгысызлыгын гарантияли.

Камка көне

Халыкара көн булуына карамастан, бу дата рәсми түгел. Алай да камканы күрмәгән, аны кулында тотмаган кеше бик сирәктер. Аның 4 мең төре билгеле. Ә Татарстанда 45 тән артык төре бар. Борынгы кешеләр камканың күктә яшәвенә һәм сирәк кенә җиргә төшүенә, уңыш китерүенә ышана. Камканы куып җибәрергә ярамый, югыйсә, уңыш качарга мөмкин, дигән ырымнарга халык бүген дә ышана. Һава торышының нинди булуын белү өчен дә камкага мөрәҗәгать иткәннәр. Ул уч төбеннән очып китсә – яхшы һава торышына, очып китмәсә, начар һава торышына юраганнар.

Тегү машинасы көне

13 июньдә тегү машинасы көне (Sewing Machine Day) билгеләп үтелә. Бу рәсми булмаган, әмма белгечләр тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм.  Ачыш җиңел сәнәгать өлкәсенә генә түгел, күп кенә хуҗабикәләрнең көнкүрешенә дә зур йогынты ясаган.

Англия уйлап табучысы Томас Сейнт (яки Сент) 1790 елның 13 июнендә беренче тегү машинасы конструкциясенә патент ала. Шуңа күрә бу дата тегү машинасы көнен рәсми булмаган бәйрәм итү өчен нигез була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү