2 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Сәламәт туклану көне

Кирәгеннән артык ашаудан баш тарту көне (Сәламәт туклану көне) – әле яңа һәм рәсми булмаган бәйрәм. Беренче тапкыр аны 2011 елда билгеләп үтәләр.

Туклану институты мәгълүматлары буенча, Россиядә 60% хатын-кызларда һәм 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атларның яртысында артык авырлык бар. Бу исә төрле авырулар барлыкка килү куркынычының башлангыч факторлары булып тора.

Петр I Казанда

1722 елның 2 июнендә Казанга Петр I флотилиясе килә. Петр Адмиралтействода, күн эшкәртү һәм постау заводларында була, Благовещенск соборында литургиядә катнаша, Богородицкий хатын-кызлар монастырен карый, губернатор Салтыков, митрополит Тихон, вице-губернатор Кудрявцев янында кунакта була. Казанда булганда,  Петр I үз каютасында куна. 8 июньдә император Тәтешкә китә, Болгарда була.

Алтын запасы

1918 елның 2 июнендә Дәүләт банкының Самара бүлегендә сакланган Совет Республикасының алтын запасы Казанга эвакуацияләнә. «Фельдмаршал Суворов» пароходына 57 миллион сумнан артык алтын, 30 миллион кредит билгеләре төялә. Казанда бу вакытта илнең барлык алтын запасының яртысыннан артыгы туплана. Ләкин большевиклар бу байлыкны тулы күләмдә саклап кала алмый. 1918 елның җәй азагында акгвардиячеләр чехлар ярдәмендә Казаннан кызылларны куып чыгара һәм 651532117 сумлык 496,873 тонна алтын алып китә.

Татар телендә телеграмма

1925 елның 2 июнендә почта татар телендә телеграммалар кабул итә башлый.  Аны җыяр өчен кириллица шрифтын кулланалар.

Байконур

1955 елның 2 июнендә Байконур космодромына нигез салына. Ул Казахстан Республикасының Кызыл Урда өлкәсе территориясендә урнаша. Хәзер Байконур комплексы Россия тарафыннан Казахстан җитәкчелегендә арендалана (аренда килешүе 2050 елга кадәр  төзелгән).

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү