Укучыларга өй эше бирмәү тәкъдиме белән чыкканнар

Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү максатыннан, балаларга өй эше бирмәскә кирәк, дигән фикер белән чыккан «Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу – дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», — дигән Даванков.

Ул тиздән бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.


Фикер өстәү