6 июнь тарихта ниләр белән истә калды?

Пушкин көне

6 июньдә Россиядә ел саен Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата килә. Аның әсәрләре барлык яшьтәге, төрле дин, милләт вәкилләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.

Пушкин көне Россиядә ел саен илнең барлык шәһәрләрендә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрьнең иҗатына, рус теле һәм әдәбиятына багышланган күп төрле мәдәни чаралар уздырыла.  2011  елда Россия Президенты ел саен 6 нчы июньдә Рус теле көнен билгеләп үтү турында указ имзалый.

 Беренче электроүтүк

200 ел элек Һенри Сили уйлап чыгарганчы, үтүкне чуеннан коеп, мичтә җылытканнар. Озакламый, үтүкне мичтә җылытасы урынга, күмерне турыдан-туры шунда сала башлыйлар.XIX гасырның икенче яртысында Европада газда һәм сыек ягулыкта (керосин, алкоголь һәм нефть) эшләүче үтүкләр барлыкка килә. Аларга янгын куркынычы янаган, әмма күпкә акрынрак суынганнар.

Беренче электроүтүкләр җайлырак була. Ләкин, яңалыклар булуына карамастан, мондый үтүкләр белән дә эш итү авыр һәм куркыныч була. Температураны көйләп торырга мөмкинлек булмаганлыктан, алар еш кына кием-салымны яндыра.

1920 елда беренче термостатик идарәле үтүкләр барлыкка килә. Аларда  берничә температура режимы барлыкка килә.

 Совет хатын-кызларының беренче журналы

1922 елның 6 июнендә «Крестьянка» әдәби-сәнгать журналы чыга башлый. Ул хатын-кызлар өчен беренче совет басмасы була. Журналның беренче номеры 5 мең  тираж белән чыга, 1968 елда тиражы  5,6  млн данә тәшкил итә, 1990 елда – 22 млн га җитә.

Биредә әдәби әсәрләр, танылган хатын-кызлар белән (язучылар, Дәүләт Думасы депутатлары, хөкүмәт әгъзалары) интервьюлар, йорт һәм гаиләне карау, хуҗалыкны алып бару, кулинар рецептлар һәм хатын-кызлар аудиториясе өчен башка мәгълүматлар бастырылган. Журнал 2015 елда чыгарудан туктатыла.

 «Тетрис»ның туган көне

«Тетрис» уенының тарихы 1984 елда башлана, аның авторы – совет программисты Алексей Леонидович Пажитнов.

Безнең заманда «Тетрис» ның бик күп вариантлары бар, алар хәтта башкача аталырга да мөмкин. Һәм, мөгаен, дөньяда бу уенны уйнамаган кеше юктыр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү