Владимир Путин Ирек Фәттаховны “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы киңәшчесе Ирек Фәттаховны “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләгән. Аның исеме, башка бүләкләнүчеләрнеке белән беррәттән, тиешле Указда урын алган. Указ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтына урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: Ирек Фәттахов элегрәк Казанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе вазыйфасын биләде. 2013 елда башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе итеп билгеләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук “АйСиЭл – КПО ВС” музее директоры Маргарита Бәдретдинова да бар. Аңа Дуслык ордены тапшырылачак.


Фикер өстәү