Бер хатынны тереләй күмә язганнар: улы табутның капкасын ачкач, әнисенең сулавын күреп алган

Россия һәм дөньякүләм социаль челтәрләрдә үлгәннән соң терелеп торуның чираттагы очрагы турында шаккатып сөйлиләр, дип яза  “ТаракаНН” басмасы, El Universo мәгълүматларына сылтама белән. Пенсионер хатын-кыз, табибларның ваемсызлыгы аркасында, аздан гына тереләй гүргә керми калган.

Бу могҗига Эквадор дәүләтендә булган. Өлкән яшьтәге хатын-кызга, үзен җирләүгә әзерләү барышында, кинәт кенә җан кергән. Бабаойо шәһәрендәге хастаханә табибы, хатын-кызны үлгән дип танып, “мәетен” туганнарына биреп җибәргән. Туганнары яндыру йоласына әзерләнгәндә, “мәет” берничә сәгать буе табутта яткан.

Әмма, хушлашыр алдыннан, улы табутның капкасын ачкач, әнисенең сулавын күреп алган…
Әлеге могҗизаи хәлнең сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Аздан гына яндырылмыйча калган хатын-кызны кире хастаханәгә озатканнар. Туганнары медицина оешмасын суд хөкеменә тапшырырга җыена ди.


Фикер өстәү