“ТУ-214”тән “Aurus”ка: Владимир Путин Татарстанда җыела торган техникада йөри

Бүген Россия Президенты Владимир Путин эшлекле визит белән Татарстанга килде. Дәүләт башлыгы Казан Халыкара аэропортына “Ту-214” очкычында төшеп утырганнан соң “Aurus”ка күчте. Шунысы игътибарга лаек: мондый пассажир самолетын да, люкс-классындагы автомобильне дә республикада җыялар.

“Ту-214” – 207 пассажирга исәпләнгән ике двигательле самолет. Очкыч сыйфаты, навигация комплексы, башка өстенлекләре белән аерылып тора. Әлеге модель тавышы, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләре буенча халыкара таләпләргә җавап бирә.

Самолет “Туполев” филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводында дәүләт заказчылары өчен махсус җитештерелә.
Хәзерге вакытта завод авиакомпанияләргә яңа самолетлар җитештерүне арттыру буенча эш алып бара. Җыю производствосы өчен яңа корпуслар төзелә, механик эшкәртү, заманча логистика үзәкләре булдырыла. Алар алга таба елына 20 самолет җитештерә башлау мөмкинлеге бирәчәк.

“Aurus” – илебезнең люкс классындагы тәүге автомобиль бренды. Проектның атамасы – “Кортеж”. Ул бездә “Соллерс” һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Tawazun” фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 2021 елның маенда Татарстанда “Алабуга” махсус-икътисадый зонасы территориясендә “Aurus Senat” автомобильләре серияләре җитештерелә башлады. Заводны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров ачты.


Фикер өстәү