Казанга Таҗикъстан Президенты Эмомали Рахмон килде. Татарстан башкаласының халыкара аэропортында аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов каршы алды.
Эмомали Рахмон Казанда ачылу тантанасы бүген узачак «Киләчәк уеннары» чараларында катнашачак.