Казанга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде

Казанга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде. Татарстан башкаласының халыкара аэропортында аны Премьер-министр Алексей Песошин каршы алды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Үзбәкстан башлыгы Казанда «Киләчәк уеннары»ның ачылу тантанасында катнашачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Шәүкәт Мирзиёев Казанга Россия Президенты Владимир Путинның чакыруы буенча килде. Алар икеяклы очрашуда ике арадагы килешүләрнең үтәлеше һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алышачак.


Фикер өстәү