Кирәкмәс бүләкне нишләтергә?

Яңа елга байтак кына бүләкләр җыелдымы?  Тик арада күңелегезгә ятмаганнары да юк түгелдер. Бу очракта нишләргә?

Кибеткә кире кайтарырга. Әйтик, ирегез тузан суырткыч бүләк итте ди. Әмма сезгә башка төрлесе ошый. Кибеткә барып, аны үзегезгә ошаганына алыштырырга мөмкин.

Сатарга. Хәзер белдерүләр сайтында теләсә нәрсәне сатып җибәрергә була.

Алыштырырга. Коллегагыз яисә берәр ахирәтегезгә дә кирәкмәс әйбер бүләк итми калмаганнардыр. Сезгә ошамаган аңа ошарга мөмкин бит. Әйтик, фәлән исле юыну геле. Сез аңа – шуны, ә ул алмашка башка әйбер бирәчәк.  Социаль челтәрләрдә, форумнарда да кирәкмәс әйберләрне алыштыру төркемнәре бар.

Үзгәртергә. Бүләк ителгән ниндидер кием ошамый икән, аны башка әйбергә үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, сезгә свитер бүләк иттеләр, ә ул сезгә ярамый (зур яки кечкенә). Аннан бик матур диван мендәрчеге яки үзенчәлекле кечкенә келәм ясагыз. Мичкә куеп пешерә торган сезгә ошамаган чүлмәкләр бүләк итсәләр, аны зәвыгыгыз буенча бизәп, гөл чүлмәге сыйфатында кулланырга була.

Бүләк итәргә. Теләсә кайсы ярдәмгә шат булган гаиләләр бар. Мәсәлән, курткагызның төсенә туры килмәгән бияләйне яки кирәксенмәгән тәм-томлы тартманы  шундыйларга бирергә мөмкин.

Призга әйләндерергә. Карлы пыяла шарлар, ел символы сыннары кебек вак-төяк бүләкләр күп җыелса, күңелле уеннар белән балалар бәйрәме уздырыгыз. Мондый җирдә откан бүләккә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә шат булачак!

 


Фикер өстәү