Табиблар коронавирусның беренче симптомнары үзгәрүе турында кисәтә

Бу көздә коронавирус йогышы көтмәгәндә беренче симптомнарын үзгәртте. Россия медиклары әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза «Московский комсомолец».

Фельдшерлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Дмитрий Беляков хәбәр иткәнчә, пациентлар вакытында  абибка мөрәҗәгать итми, чөнки COVID-19ның беренче симптомнары үзгәргән, һәм аларны грипп яки ОРВИ белән бутау җиңел.

Беляков сүзләренчә, коронавирусның яңа симптомы барлыкка килгән. Хәзер инфекция, аның фикеренчә, тизрәк үсә; авыруларда пневмония элеккеге кебек җиденче көнгә түгел, ә тизрәк барлыкка килә.

Моннан тыш, коронавирус инфекциясен эләктергән кешеләрнең хәзер тамаклары авырта һәм югары температура барлыкка килә. Бу симптомнар коронавирусны гриппка охшата.

Күп кенә пациентлар шулай ук ишетү югала, баш әйләнүгә зарлана икән. Табиблар фикеренчә, бу үзәк нерв системасының зарарлануы белән бәйле.


Фикер өстәү