Гүзәлем һәм Салават клибында төшкән Тәслия әби: «Бала хәсрәте беркайчан да узмады»

Гомер көзен һәркем үзенчә үткәрә. Берәүләр дөнья мәшәкатьләренә чума, балаларына ярдәм итәм дип эшләп йөри. Икенчеләр онык караша, өченчеләр үз көенә яши. Барысын да бер нәрсә берләштерә – тормыш тәҗрибәсе. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шундый тәҗрибәле, әле дә тормыш активлыгын югалтмаган өлкәннәребез белән аралаштык.

Азнакай районының Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән Язкәр бабай Җиһаншиннарны дөньяга җырчы Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар танытты. Аларның клибында төшкәннән соң әллә кайдан танып эндәшәләр икән. Кызганыч, ике ел элек Язкәр бабай үлеп китә. Тәслия апа, ирен сагынып, бер ел буе елый.

– Безнең әни кебек кеше башка юк, – ди килене Ләйлә. – 27 ел яшәп, Аллага шөкер, ник бер тапкыр сүзгә килик?! Аның бер генә авыр сүз дә әйткәне булмады. Йокыбыз туйганчы йоклатты, эшләгез, димәде. Без торуга токмачлы аш пешерер иде. Әнигә мин бик рәхмәтле. Үзебезгә торырга да чакырабыз, тик әни өен ташлап китми.

Тәслия әби белән Язкәр бабай  5 бала үстерәләр.  Бер уллары, армиядән кайткач, фаҗигале төстә вафат була.

– Бала хәсрәте беркайчан да узмады. Гомер буе күңелемне төшермәскә тырыштым, уен-көлке, эш белән хәсрәтемне бастым. Кычкырып елаган чаклар да күп булды, әмма бирешмәдем. Язкәремнең янәшәмдә булуы, яратып яшәве ярдәм итте, – ди Тәслия апа. – Үзем дә үлеп гашыйк булып чыктым бит мин аңа. 19 яшемдә идем. Язкәрнең армиядән кайткан вакыты. Бер кич озата кайтты. Сөйләшкәндә көзсез өйләнмим дигән иде. Мине ошаткандыр инде, озак та тормадык, өйләнештек. 62 ел бәхетле яшәдек. Мин гомерем буе терлекчелектә эшләдем. Ирем тракторчы иде. Хәзер инде тормыш рәхәт. 84 яшемне тутырдым, ә күңел гел унсигездә кебек. Дәрт тә бар, дәрман да бар. Тагын клипка төшәргә чакырсалар, барыр идем. Районга килгән бер җырчының концертын да калдырмыйм. Чәчәкләр бүләк итәм. Мине алар үзләре дә таный инде.

Әбекәйнең осталыгын телевизор экраннары аша күрмәгән кеше калмагандыр инде. Ул уйнаганда, артистларын читтә торсын!

Тормышта да шундый шат күңелле икән. «Сәламәтлегем зарланырлык түгел. Рәхәт яшим. Җаным тыныч, балаларым янәшә. Бер көн дә ялгыз кундырмыйлар. Ишегалдым тулы кош-корт. Яшисе дә яшисе генә», – ди.

Яшьләргә киңәшен дә бирде:

– Хәзер сабырлык юк.  Зур итеп туйлар ясап кияүгә чыгалар да  икенче көнне үк аерылышу турында уйлый башлыйлар. Тормышта ни булмас, түзә белү дә кирәк. Без дә кочаклашып, үбешеп кенә тормадык. Балалар булгач, аларны кеше итик дип тырыштык. Безгә хөкүмәт тә булышмады. Ә хәзер рәхәт! Әмма, яшьләр, рәхәт томышының кадерен белмисез! Тормыштан ямь табып, яратып, үкенмәслек итеп яшәгез!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү