Кремль: Украина белән чиктәш төбәкләрдә хәрби хәл режимы кертелү турында мәгълүмат юк

Украина белән чиктәш РФ төбәкләрендә хәрби хәл кертү турында бернинди карарлар да кабул ителмәде. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. 

Кремль вәкиле Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның инициативасын шәрехләде.

— Бу карарны РФ Президенты имзаларга тиеш. Хәзерге вакытта нинди дә булса карар кабул ителмәде, — диде Песков.


Фикер өстәү