Бүген төнлә республиканың Баулы районы Татар Кандызы авылында ташландык йортта янгын чыккан. Анда ир-ат мәете табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янган йортның хәрабәләрен тикшергәндә 61 яшьлек ир-атның мәете табылган.
Янгын 72 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat