Иммерсив театр һәм уеннар: балалар бакчаларында татар теленә ничек өйрәтәләр?

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кызыклы һәм нәтиҗәле итеп ничек оештырырга? Моның турында бүген Казанның «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрнең икенче «Туган тел фест-2022» республикакүләм фестивалендә фикер алышалар.

Татарстанның иң алдынгы тәрбиячеләре һәм укытучылары тәҗрибә уртаклашу өчен янәдән бер мәйданга җыелды. Фестивальнең ачылышында катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

– Без сезгә мөмкинлек тә тудырырга тиеш, икенче яктан сезгә ышанырга һәм сезнең саф күңелле, татар җанлы булуыгызга инанырга тиеш. Бүген мәктәпләрдә татар телен өйрәнү – мәҗбүри әйбер түгел. Мохит шундый булгач, әти-әни дә бик кирәксенми. Тик бала ничек күбрәк укый, шуның кадәр отышлырак. Әйе, тормышта аның белән баеп та, җиңеп тә булмый. Бу – рухи байлык, – диде ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, туган телне өйрәтүдә бөтен җаваплылык татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре җилкәсенә төшә.

– Әгәр укытучы тугрылыклы булып хезмәт итә икән, әлбәттә, аның барысы да барып чыга, ул эшләячәк, балага сеңдерергә тырышачак. Җаны-тәне белән бирелеп, баланы дәресенә әсир итеп тота белә торган укытучылар бар. Шундый дәрәҗәдә балага туган теленә искиткеч мәхәббәт уятып, аның матурлыгын, зәвыклыгын, әдәби көчен сеңдерә белгән укытучылар, тәрбиячеләр – безнең өчен иң кадерле кешеләр. Шушы нечкә, әмма бик четерекле һәм җәмәгатьчелек тарафыннан төрлечә кабул ителә торган чорда сезгә ихлас күңелдән зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Һәрчак сезнең белән янәшә булырга һәм сезнең беренче булышчыларыгыз булырга без бик теләп риза, – диде ул.

Фестивальдә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә татар мохитен булдыру, татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алышалар. Белгечләр осталык дәресләре үткәрә. Әлеге дәресләрдә тәрбиячеләр балалар бакчасында заманча татар музыкасын куллану алымнары, балалар сөйләмен үстерүдә иммерсив театр эшчәнлеге, татар теленә өйрәтү буенча онлайн уеннар төзү серләренә төшенә һәм башка кызыклы алымнар белән таныша.

Әлмәттәге «Татнефть мәктәбе»нең татар теле тәрбиячесе Алсу Маннанова сүзләренчә, белем бирүдә иң нәтиҗәле алымнарның берсе дип уенны атады.

– Уенда катнашучы балалар төрле биремнәр үтәп, яңа сүзләр өйрәнә, җөмләләр төзи. Уен рәвешендәге дәресләр гадәти дәресләргә караганда күпкә кызыграк. Уйнаганда, балаларның сөйләм теле байый, фикерләү дәрәҗәсе үсә, хәтере яхшыра. Ә иң мөһиме – уеннар аша балаларның белем алу теләге арта, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяна, – диде ул.

                                                                                        Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү