Рөстәм Миңнеханов Биләр чикләре буенча документны бер атна эчендә килештерергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. Фикер алышуга Биләр территориясе чикләре, саклау предметы һәм шәһәр төзелеш регламентларына карата таләпләр буенча документ проекты тәкъдим ителгән иде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

ТР Президенты тиешле барлык белгечләр һәм ведомстволарны җәлеп итеп бер атна эчендә шәһәргә кагылышлы документны килештерергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, бу барыннан да элек шәһәрнең тышкы күренешен сакларга һәм тарихи җирлекнең чикләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Зур эш башкарылды. Мин Биләрдә булдым, бүген шәһәргә бу документтан башка яшәргә ярамый, ул үсәргә тиеш», — диде республика Президенты.

Тарихи җирлектә шул исәптән шәһәрне формалаштыра торган 30га якын объект (тарихи-география музее бинасы, Мәдәният йорты, Кызыл Армия, Куйбышев, Киров урамнарындагы кайбер торак йортлар һ.б.) тарихи җирлекнең саклау предметы санала.

Очрашуда шулай ук Биләр территориясендә яңа төзелеш проекты — «Алтын Дага» мәдәни-рекреация кластеры тәкъдим ителде. Әлеге проект белән Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакировтаныштырды.

 


Фикер өстәү