Рөстәм Миңнеханов өч гаиләгә “Ата-ана фидакарьлеге” медален тапшырды

Иң күркәм гаиләләрне хөрмәтләү тантанасын республика Президенты оештырды.

Казан Кремлендә Татарстанның иң күркәм гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Тантананы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым оештырды.
Чара һәр ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә. Соңгы 8 ел эчендә мондый тантаналарда 400дән артыграк гаилә катнашкан.

Быел тантаналы чарага республиканың барлык районнары һәм шәһәрләреннән 48 гаилә җыелды. Аларның күпчелеге – күп балалы гаиләләр.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кабул итүгә укытучылар, табиб, авыл хезмәтчәннәре гаиләләре, шулай ук халык хуҗалыгының төрле тармагы вәкилләре чакырылган. Бу гаиләләр үзләренең намуслы хезмәте белән туып-үскән республикабызны данлый, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча илдә лидерлар сафында барырга ярдәм итә.

Президент Россия Геройлары – үлгәннән соң бүләкләнгән Дамир Гыйлемханов, шулай ук Раил Габдрахманов һәм Иван Додосовның ата-аналарын телгә алып үтте. Геройның икесе хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнаша.

Татарстан Президенты әйтүенчә, алар үзләренең улларын дөрес тәрбияләгән. Шуңа күрә бу егетләр чын патриотларга, Ватаныбызны тугрылыклы саклаучыларга әйләнгән. Рөстәм Миңнеханов Геройларның ата-аналарына Татарстанда яшәүчеләрнең барчасы исеменнән рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук күп балалы гаиләләргә мөрәҗәгать итеп, аларны җаваплы ата-ана, дус-тату гаилә үрнәкләре буларак бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов быел республикада аерылышучылар саны кимүен һәм теркәлгән никахлар саны үсүен билгеләп үтте. Республикада бәхетле, нык гаиләләр яши, дигән сүз бу, диде ул.
Президент 3 гаиләгә Татарстанның “Ата-ана фидакарьлеге” медален тапшырды. Болар – Түбән Кама районыннан ун балалы Михайловлар, Мамадыш районыннан сигез балалы Саматовлар, Казаннан – ун балалы Белоусовлар гаиләсе.


Фикер өстәү