Фәрит Габделганиев: «Эшкуарлардан килгән зарлар кими»

Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев әйтте.

Хөкүмәт Йортында узган ел “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм” илкүләм проектын тормышка ашыру йомгаклары турында сөйләделәр.

Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, былтыр вәкил аппаратына эшкуарлардан 1217 мөрәҗәгать килгән. Чагыштыру өчен, 2022 елда 3296 шикаять теркәлгән. Узган ел дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары эшенә бәйле мөрәҗәгатьләр саны – 3, дәүләт килешүләрен үтәү тәртибенә бәйлеләре – 5,5, кредит оешмалары белән эшләүгә кагылышлылары исә 8 тапкыр кимегән. “Бу – республикада кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә вәзгыять яхшы якка үзгәрү турында сөйли”, – диде Фәрит Габделганиев.

Вәкаләтле вәкил искә төшергәнчә, 2022 елда Татарстан Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов тарафыннан төзелүче Административ басым ясау индексы рейтингында дүртенче урыннан икенче баскычка күтәрелде. “Без былтыр да әлеге юнәлештә эшне дәвам иттердек”, – диде Фәрит Габделганиев.


Фикер өстәү