Казанның “Рауза” мәчетенә намаз укырга теләүче хатын-кызлар җыелды

Бүген Казанның “Рауза” мәчетенә намаз укырга теләүче хатын-кызлар җыелды. “Минем беренче намазым” проекты 2019 елдан бирле үткәрелеп килә. Аны Гүзәл Габдрафыйкова һәм билгеле җырчы Гүзәлем оештырган.

Намазга басарга теләүчеләр арасында әбиләр дә, бәбиләр дә бар. Иң кечкенә кызга – 7, иң өлкән кешегә 70 яшь иде. Арада инде намаз рәтен белгән, мәдрәсәләрдә белем алып йөрүче кешеләр дә бар.

Мөслимә апа Казанның Авиатөзелеш районынан ук килгән. Оныгын да иярткән.

– Дөнья куып, дин турында онытабыз. Ахирәткә күчәсебез дә бар бит әле. Оныгым әбием дога өйрәт әле дип килгәч, ни әйтергә белмәдем. Әле ярый, бу проект турында ишеттем. Мәчеткә килгәч күңелләрем тулды.Ничек тә дөрес яшәргә өрйәнергә иде инде, – ди ул.

Гүзәл Габдрафыйкова иң элек тәхарәт, госел рәтен өйрәтте. Аннары исә, намаз тәртипләре турында сөйләде. Соңыннан барлык кешеләр бергә намаз укып карады. Ә инде өйлә вакытында бар ханымнар да намазга басты. Имам артыннан кабатлап укыдылар.

– Барыбыз да әкренләп өйрәнәбез. Бүгенге очрашуга намазга өйрәнәм дип килгән кешенең теләге кабул булсын иде, – ди җырчы Гүзәлем.


Фикер өстәү