Үсмерләр әбине яндырганнар: аларны кулга алганнар

Мәскәүнең Тушинск районы суды Ступино шәһәрендә 73 яшьлек пенсионер хатынны яндырган өч яшүсмергә чикләү чарасын сайлады. Икесен кулга алганнар, тагын берсенә йорт аресты билгеләгәннәр, дип хәбәр иттеләр Мәскәүнең гомуми юрисдикциясе судларының матбугат хезмәтендә.

Җинаять 22 гыйнварга каршы төндә кылынган. 16-18 яшьтәге өч яшүсмер пенсионер әбинең йортына Молотов коктейлен ташлаган. Көчле янгын чыккан, хатын-кыз ут эчендә һәлак булган.

Иң өлкән шикләнелүче ут төртүгә заказ бирелгән, дип белдергән, янәсе аларга моның өчен 100 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр.
Нәтиҗәдә, ике ут төртүчене 23 һәм 24 мартка кадәр кулга алганнар, өченче 23 мартка кадәр йорт аресты астына җибәрелгән.

РФ Җинаять кодексының 167 маддәсе буенча (Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән милекне аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау) җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү