«Бөтенроссия кыр көне» чаралары аграрийларга гына түгел, халыкка да кызык булачак

Иң кәттә сыерлар, виртуоз һәм иң оста тракторчылар, агросәнәгать комплексындагы казанышлар. 6–9 июльдә Татарстанда узачак «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе әнә шундый кызыклы чараларга бай булачак.

– Бөтенроссия кыр көне ел саен Россиянең төрле төбәкләрендә уза. Татарстанда әлеге чара 2017 елда уздырылган иде. Һәм безне шундый зур вакыйга үткәрү мәйданы буларак икенче тапкыр сайлаулары – бик зур дәрәҗә. Бу безнең төбәкнең потенциалын бөтен Россиягә күрсәтү, партнерлар һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен мөмкинлек бирә, – диде матбугат очрашуында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Кыр көне кысасында зур чаралар да планлаштырылган. Әйтик, сөрү буенча X ачык Россия чемпионаты узачак. Монда Россиянең 40 төбәгеннән һәм Белоруссия, Кыргызстан, Казахстаннан  килгән 65 иң яхшы механизаторга кыска вакыт эчендә катлаулы участокны эшкәртеп чыгарга туры киләчәк. Чемпионатта Татарстан данын сигез кеше яклаячак. Аларның икесе – кызлар.

Моннан тыш, чемпионатта катнашучылар «Трактор-шоу» ярышында беренче тапкыр Кытай тракторларында (ZOOMLION) үз осталыкларын күрсәтә алачак.

Сөт юнәлешендәге терлекләрне билгеләү буенча Бөтенроссия конкурсы да шушы көннәрдә узачак. Әйтергә кирәк, ил дәрәҗәсендә мондый чара беренче тапкыр уздырыла. Министр әйтүенчә, бәйгедә 52 токымлы хуҗалыктан 80 сыер катнашачак. Иң күп сөт бирә торган сыерларны Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Ульян өлкәсе һәм Татарстаннан сайлап алачаклар. Монда сыерларның тышкы кыяфәтләре, гәүдә төзелеше, атлап йөрешләре, тояклары, темпераментларына кадәр мөһим роль уйный.

– Мондый конкурс АГРОВОЛГА мәйданында ике тапкыр үткәрелгән иде инде. Ләкин ул вакытта бары тик төбәк форматында гына узды. Хәзер без аны федераль дәрәҗәгә чыгармакчы булабыз. Татарстанның сөтчелек буенча лидер төбәк булуын искә алып, бу бәйгенең бездә уздырылуы бик урынлы, – диде Марат Җәббаров.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, оештыручылар әлеге чараларның аграрийларга гына түгел, барлык халыкка да кызыклы булачагын ышандыра. Балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу программасы (тракторларда экстремаль йөрү, гастрофестиваль, аттракцион, батут, таганнар) каралган. Мини-сабантуй, мастер-класслар да булачак. Юлианна Караулова, Сергей Лазарев, Mary Gu һәм Хабиб  кебек танылган җырчылар чыгышы да көтелә.

Әлеге грандиоз чараны килеп күрергә теләге булганнар өчен Камал театры, Җиңү проспектыннан бушлай шаттллар йөриячәк. Шулай ук «Казан Экспо»га тимер юл вокзалыннан аэроэкспресста да барып җитәргә мөмкин.

Бөтенроссия кыр көне – саннарда

Күргәзмә 40 гектар мәйданны алып торачак.

Чарага 50 төбәктән кунаклар килүе көтелә.

Анда 250дән артык компания 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге казанышлар белән танышырга мөмкин булачак.

Сортларны сынау участогында Россиядә җитештерелгән 280 ашлык, техник һәм май культураларының үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.

«Казан Экспо» үзәгендә 25 эшлекле чара узачак.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү