Почта тартмаларына реклама кәгазьләре салган өчен штрафлар керүне тәкъдим иткәннәр

Штраф күләме гади кешеләргә 2-5,5 мең сум, вазыйфаи затларга 4-20 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.
Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзалары, гомуми җыелышта рөхсәт бирелмәгән очракта, почта тартмаларына реклама кәгазьләрен тутыручыларга штрафлар кертүне тәкъдим иткәннәр. Бу хакта ТАСС яза.

Басма хәбәрчесенә комитет рәисе урынбасары Светлана Разворотнева сөйләп үткәнчә, закон проектын Дәүләт Думасына кертү планлаштырыла. Штраф күләме гади кешеләргә 2-5,5 мең сум, вазыйфаи затларга 4-20 мең сум, юридик затларга 100-500 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Аның әйтүенчә, почта тартмаларына реклама кәгазьләре тутыру аркасында тирә-юнь чүпләнә, мөһим документлар, шул исәптән ЖКО өчен түләү кәгазьләре югала.
Аңлатма язуында күрсәтеп үтелгәнчә, подъезд эче, шулай ук почта тартмалары, йорт диварлары, түбәсе кебек үк, кешеләрнең гомуми милке булып тора. Әмма гамәлдәге законда бина диварлары һәм түбәләренә реклама урнаштыру мәсьәләсе җайга салынса, йорт эчендәге реклама – юк, дигән закон проекты авторлары.


Фикер өстәү