Россиядә пенсиягә өстәмә түләү вакытын үзгәртергә җыеналар

РИА Новости хәбәр иткәнчә, ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына пенсиягә өстәмәне, бүгенгечә, 80 яшьтән түгел, ә биш елга алданрак түләү турында закон проектын керткән.

Документны вице-спикер Игорь Лебедев, депутатлар Борис Пайкин һәм Дмитрий Свищев, шулай ук сенатор Сергей Леонов эшләгән.

“Иминиятләштерү пенсияләре турында” закон нигезендә, 80 яшькә җиткән гражданнарга картлык буенча иминиятләштерү пенсиясенең үзгәрми торган өлешенә 100 процент күләмендә өстәмә билгеләнә. Өлкән яшьтәгеләрнең даими рәвештә карау-тәрбияләүгә мохтаҗ булуларына бәйле бу.

“Закон проектында әлеге федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Алар нигезендә картлык буенча иминиятләштерү пенсиясенең үзгәрми торган өлешенә 100 процент күләмендә өстәмә билгеләү хокукы 75 яшькә җиткән затларга бирелә”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.

Проект авторлары билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 75 яшькә җитүчеләрне өлкән яшьтәге затлар исәбенә кертә. Бу классификация кеше организмы үзенчәлекләренә, аның анатомик һәм физиологик үзенчәлекләренә таянып эшләнелгән. Парламентчылар искәртеп үткәнчә, геронтологлар да яшь буенча кешеләрне шундый классификациягә бүлә.

“75 яшькә җитүчеләрнең һәркайсы диярлек хроник чирләрдән интегә. Күп кенә илләрдә бу яшьтәге гражданнарга төрле өстәмә түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары каралган. Закон проектын кабул итү җитмеш биш яшькә җиткән өлкәннәребезне яхшырак тормыш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк”, – диелә аңлатма язуында.

Шулай итеп, яңартылган закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин.

 

 

 


Фикер өстәү