Бик күп кенә чирләрне озата барган ис сизмәү ишемияле йөрәк авыруының да беренче билгесе булырга мөмкин, ди алар. Алар уздырган тикшеренүдә 5142 кеше катнашкан. Аларны 9,6 ел күзәтү дәвамында белгечләр 280 кешедә ишемияле йөрәк авыруын ачыклаган. Әлеге тикшеренү барышында белгечләр борыны ис сизмәгән кеше йөрәк авыруларына ике тапкыр тизрәк бирешә, дигән нәтиҗәгә килгән. Борын яңа гына ис сизми башлаган чорда мондый куркыныч аеруча зур була, ди алар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез