Казанда «РОСТКИ» Халыкара форумының пленар утырышы башланды

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм башкалар катнаша.

Җыенда катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров сәламләде.

«Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте, ул бүген илләр арасындагы хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Алар үзара ышанычка һәм үзара файдага юнәлдерелгән», — диде ул.

Сергей Лавров Кытай белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне дә югары бәяләде.


Фикер өстәү