Казанда Яңа ел чыршыларын тапшыру урыннары билгеле

Ботакларны агач чүбенә әйләндереп, аны шәһәрне чистарту-күркәмләндерү өчен кулланачаклар.

13еннән 31 гыйнварга кадәр Яңа ел чыршысын эшкәртүгә тапшырырга мөмкин. “ПЖКХ” идарәче компаниясе төбәк операторы, Казан мэриясе һәм “Чистые Игры” проекты ярдәмендә, ылыслы агачларны җыю буенча “Елки-палки” экологик акциясен башлап җибәрә.
Ботакларны агач чүбенә әйләндереп, аны шәһәрне чистарту-күркәмләндерү өчен кулланачаклар.
Казанда чыршы кабул итү адреслары:
— “МЕГА” сәүдә үзәге , Җиңү проспекты, 141 й.;
— Разведчик Әхмәров ур., 7 й.;
— Альберт Камалиев проспекты, 1 й.;
— Космонавтлар ур., 3 й.;
— Себер Тракты ур., 13 й.;
— Дорожная ур.,, 35 й.;
— Локаторная ур., 25б й.;
— Совет ур., 18 й.;
— Тынычлык урамындагы сквер;
— Азат Аббасов ур., 3 й.;
— Зорге ур., 77 й.;
— Сафиуллин ур., 21 й.;
— Роторная ур., 9 й.;
— Җиңү проспекты, 15 й., корп. 1;
— Рихард Зорге ур., 10 й.;
— Юлиус Фучик ур., 143 й.;
— Гадел Кутуй ур., 8 й.;
— Дачная ур., 1 й.;
— Н. Назарбаев ур., 60 й.;
— Лаврентьев ур., 10 й.;
— Ленинград ур., 27 й..


Фикер өстәү