Владимир Путин машина алу өчен ана капиталын куллану мәсьәләсенә ачыклык керткән

Россия Президенты Владимир Путин Анадырьда яшәүчеләр белән очрашу вакытында машина сатып алу өчен ана капиталын куллануга каршы чыккан. Әмма дәүләт башлыгы Хөкүмәткә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына күпбалалы гаиләләргә “авто” сатып алу буенча ташламалар бирү мәсьәләсен карау бурычын йөкләргә ниятли.

Президент билгеләп үткәнчә, ана капиталы күпбалалы гаиләләргә тормыштагы иң кирәкле мәсьәләләр буенча ярдәм итү чарасы буларак уйлап табылган. Шуларның берсе – торак шартларын яхшырту.

”Гаиләләрнең, бигрәк тә күпбалалы ата-аналарның ихтыяҗлары һәрвакыт бик күп. Муеннан ашкан алар: сәламәтлек саклау буенча дисеңме, белем алу буенча дисеңме… Әмма мин шуннан куркам: ана капиталын төрле юнәлешләр буенча тотарга рөхсәт итә башласак, без, ахыр чиктә, балаларның мәнфәгатьләрен гарантияли алмаячакбыз. Эш менә шунда”, – дип аңлаткан Путин.
Дәүләт башлыгы басым ясап әйткәнчә, ата-аналарның иң элек үз балалары өчен тырышуы аңлашыла. “Транспорт мәсьәләсен кузгатканда, нәрсә турында сүз бара? Балаларны, гаиләне йөртү турында. Мин моны аңлыйм. Әмма гаилә капиталына бу максатта тимик әле. Хөкүмәттән һәм Сәнәгать министрлыгыннан автомобиль сатып алу буенча ташлама мәсьәләсен карауны гына сорыйк. Бу очракта Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен, күп балалы гаиләләр өчен”, – дигән Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез: узган елның февраль аенда Дәүләт Думасына ана капиталын машина сатып алуга тотуны рөхсәт иткән закон проекты кертелде. Тәкъдимнең авторы Дума депутаты Нина Останина иде. Апрель аенда закон проекты парламент каравыннан төшереп калдырылды.


Фикер өстәү