Владимир Путин: “Күп балалы булу модага кереп бара”

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россиядә күп балага ия булу модага кереп килә. Ул Анадырь шәһәрендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда шул хакта сөйләп үткән.

“Беләсезме, мине нәрсә сөендерә? Сезнең биш балага ия булу гына түгел – бу, әлбәттә, бик әйбәт һәм без сезне котлыйбыз – күп балалы булу модага әйләнеп бара”, – дигән Путин очрашуда катнашкан күпбалалы гаилә башлыгына мөрәҗәгать итеп.
Шушы ук очрашуда Президент автомобиль сатып алу өчен ана капиталыннан файдалануга каршы чыккан. Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты бүген беренче тапкыр Чукоткага килде.


Фикер өстәү