Татарстанның Диния нәзарәте шәһадәтнамәсе булган имамнарга гына ышанырга киңәш итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте махсус белдерү белән халыкка мөрәҗәгать итә. Анда әйтелгәнчә, аларга халыктан үзен мәчет имамы дип тәкъдим иткән һәм ялган дини хезмәтләр күрсәткән затларга карата шикаятьләр килә башлаган.

«Мошенникларга юлыкмас өчен, шәригать мәсьәләләре буенча консультацияләр алу һәм дини йолаларны үтәү буенча Диния нәзарәтеннән шәһадәтнамә – дини эшчәнлекне алып бару хокукы турында таныклыгы булган рәсми имамнарга гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әлеге документ имамнарга вазифасына туры килү-килмәүне тикшерү аттестациясе нәтиҗәләре буенча бирелә», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Анда әйтелгәнчә, дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша үзеңне кызыксындырган сорауларга 8 800 222 76 67 телефонына бушлай шалтыратып җавап алырга мөмкин. Шулай ук сораулар, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән Диния нәзарәтенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен теге яки бу пост астында комментарий калдыру да җитә. Моннан тыш, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин атна саен халыкны кабул итә. Мөфти белән күрешү өчен +7 (843) 237-94-53 телефоны аша алдан язылырга кирәк. “Диния нәзарәтендә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый», – диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү