СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары турындагы белешмәлек әзерләнгән

Татарстан Профсоюзлар федерациясе, халыкка уңайлы булсын өчен, “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларны гаиләләренә социаль-хезмәт гарантияләре һәм ярдәм чаралары турында” белешмәлек бастырып чыгарган. Ул федерация сайтына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.

Белешмәлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына социаль-хезмәт гарантияләре, социаль ярдәм чаралары, салым буенча ярдәм чаралары санап үтелгән, бер тапкыр түләүләр буенча, шулай ук Россия Оборона министрлыгының шифаханәләрендә, ял базаларында сәламәтлекне ныгытуга юлламалар белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирелгән.

Моннан тыш анда хәрбиләр һәм аларның туганнарына мәшгульлек, мәгариф өлкәсендәге мөмкинлекләр урын алган бүлекләр булдырылган.
“Татарстан муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары билгеләргә мөмкин”, – диелгән брошюрада. Шул ук вакытта анда хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче чаралар исемлеге дә урнаштырылган.


Фикер өстәү