Татарстанда эшмәкәрләрне тикшерү 11 тапкыр кимегән

Бизнесны тикшерүгә мораторий кертүнең ике ае эчендә предприятиеләрне тикшерү агымдагы елның гыйнвар-февраль айларындагыга караганда 11 тапкыр кимегән. Шул ук вакытта мораторий кертү көненнән – 10 марттан аны бозуга шикаятьләр булмаган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

Мораторий барлык дәрәҗәләрдәге – федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге контрольлек-күзәтчелек органнары тарафыннан бизнесны планлы тикшерүгә карата гамәлдә булып килә. Планлы тикшерүләр фәкать кайбер объектларга карата гына сакланып калган.

Шулай итеп, Татарстанда мораторий кертелгәннән бирле 2211 тикшерү юкка чыгарылган, 512се туктатылган.

Эшмәкәрләрнең теге яки бу сораулары туганда, махсус ресурсларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Алар мораторийны санга сукмау очраклары турында берничә ысул белән хәбәр итә ала. Шикаятьне, махсус электрон почтага (proverki.net@economy.gov.ru) гариза юллап, Россия Дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru) аша яки Россия Икътисади үсеш министрлыгына җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш эшмәкәрләр Кече һәм урта бизнес корпорациясенең “Сервис 360°” федераль ресурсы (corpmsp.ru/360) аша санкцияләр шартларында бизнес алып бару мәсьәләләре, дәүләт ярдәме чаралары турында консультацияләр ала. Татарстанда “Проверенный бизнес” (provbiz.ru) порталы эшләп килә. Анда контрольлек эшчәнлеге өлкәсендәге законнар таләпләре белән танышырга мөмкин. Тикшерү һәм консультацияләр алу мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” телефоны (8-800 222 37 22) аша шалтыратып белешергә була.


Фикер өстәү