Кәгазьдән… кеше биеклеге мәчет

Балтач үзәк мәчетенә кергән саен, музеенда урнашкан әлеге зур макетка һәркем игътибар итә. Бердән зал уртасында, икенчедән шактый биек һәм матур. Читтән караганда аның нәрсәдән эшләнгәнен дә чамалап булмый. Янына килгәч кенә, оригами ысулы белән гап-гади кәгазь битләреннән бөкләп ясалган булуын күреп гаҗәпләнәсең. Баксаң, авторның бу бердәнбер генә хезмәте түгел икән.

Әлеге гүзәллекне тудыручы – Балтачта яшәүче Таһир абый Садыйков. Аның бу шөгыль белән ничек кызыксынып китүен сорашам.

– Мин – белемем буенча төзүче, техникум тәмамлаганнан соң күп еллар райондагы төзелеш оешмасында мастер булып эшләдем. 2010 елда инфаркт кичердем, аннан йөрәккә катлаулы операция булды. Авыр эшләр эшләргә ярамый башлады. Безнең районның Чепья авылындагы «Наз» тернәкләндерү үзәгенә баргач, оригами ысулы белән сувенирлар ясап күрсәттеләр. 2011–2012 еллар иде бу. Эшләп карагач, ничектер ул мине тынычландырган кебек тоелды. Кызыксына киттем, башта махсус өйрәтә торган китап сатып алдым, аннан интернет аша өйрәнә башладым…

Башта әле ул гадирәк сувенирлар: кошлар,  җәнлекләр, картиналар ясый, аннан самавыр-чынаякларны берничә төрле итеп эшли (әле арасында тасмалардан төрле-төрле кәрзиннәр дә үрергә өлгерә)… Заманында үзләре төзегән мәчеткә намазга йөри башлагач, күңелендә шушы мәчетнең макетын эшләү нияте туа. Тик баштарак шактый уйланып йөри, тәвәккәлләми.

– Уйладым дип кенә эшләп булмый бит әле аны, – ди Таһир абый. – Төзүче буларак әйбәт беләм: масштабларын бөтенесен туры китерергә кирәк. Башта фотога төшердем, аннан компьютерга кертеп, исәпли, саный башладым. Ничә төрле вариантта гына эшләп карамадым, барып чыкмады…

Ничә тапкыр сүтеп бетереп, өр-яңадан кора башлавының төгәл исәбен дә хәтерләми үзе. Әмма бер ниятләгәч, бераз туктап тора да кабат үҗәтләнеп тотына. Ахыр чиктә горизонталь буенча бер кирпечкә ике модуль (бөкләнгән кечкенә кәгазьләр) исәбеннән, вертикаль буенча бер кирпечкә бер модуль исәбеннән эшли. Әле бит тәрәзә кырлары тагын да катлаулы, күренеп торган рәткә аерым, яшерен рәткә тагын аерым исәп кирәк була. Ике ел ярым ясый бу макетны Таһир абый. Ни дисәң дә, кәгазь мәчет кечкенә түгел: биеклеге  ике метр 80 сантиметр, киңлеге-озынлыгы 1,80 х 2,80 м.

– Макетка күпме кәгазь китте, исәпләмәдегезме? – дим.

– Бөтенесе 86 мең модуль, А4 форматындагы 5500 ак һәм төсле битләр, майонез чиләге белән егермедән артык чиләк җилем китте, – ди ул. – Җәмәгатем Гөлфирә белән улым Илнур модульләр ясарга булышты, дусларым Фәләхетдин Гарәфетдинов, Мансур Шәрәфетдинов, мәрхүм Хөсәен Камалов беркеткәндә булыштылар. Тотып торырга да кирәк бит. Ясап бетергәч, үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәткә әйткән идем, килеп карады да бик ошатты, мәчет музеена алабыз, диде…

Аннан соң ул 1,8 метр биеклектәге Сөембикә манарасын ясый. Анысына да хуҗа тиз табыла – берничә ел инде район үзәк китапханәсе бизәге булып балкып утыра. Бүген Таһир абый Сөембикә манарасының «игезәк туганын» ясый башлаган. Анысы кечерәк булачак, ди.

– Мәскәүдәге, Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный соборын да ясаган идем. Аның өчен орыштылар да инде, – ди Таһир абый. – Үзең мөселман, үзең шундый собор ясагансың дип. Сәнгать әсәре буларак бик әсир иткән иде ул мине. Бик катлаулы да бит, ясап булырмы икән дигән кызыксыну да көчле булды. Интернетта шуны оригами ысулы белән ясаган бер кешене тапкан идем, аннан сызымын-исәпләрен җибәрегез әле, мин дә ясамакчы идем дигәч, шул-шул исәпкә 45 мең сум акча күчерегез, аннан җибәрәм дигәч, үзем эшләдем һәм ун айда ясап та бетердем. Райондагы ике чиркәүгә тәкъдим итеп караган идем, алучы, кызыксынучы булмады, гаражымда тора…

Гараж димәктән, ул – Таһир абыйның остаханәсе дә. Кышларын өйдә эшләсә, җәйләрен шунда күченә. «Көннәр буе аны гына эшләмим, әмма буш вакытым булды исә, куллар үзеннән-үзе шушыңа үрелә, – ди үзе. – Бер сәгатькә 150ләп кәгазь бөтерәм, аккошларны бер сәгать эчендә ясап бетерәм… Заказлар күп булмый, үземнең дә эшемне рекламалап, заказга эшлим дип әйткәнем юк инде, барыбер ишетәләр, киләләр. Үткән ел әнә Җиңүнең 75 еллыгына балалар бакчаларына, зур итеп, Җиңү орденын ясап бирдем…

Шунысына сөенә Таһир абый: Балтач гимназиясенең 4 нче сыйныфында укучы оныгы Лиана да бабасының шөгыле белән бик кызыксына икән. Ул ясаган матур вазаны  истәлеккә сакласа, аккошларны әллә ничәне ясады инде ди, горурланып.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү