Техник карау вакытында нәрсәләргә игътибар ителмәячәген әйткәннәр

Янгын сүндергеч һәм “аптечка” тикшерелмәячәк, әмма юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, аларны салонда булдыру шарт.

1 сентябрьдән техосмотр яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә башлаячак. Яңа документта 82 пункт урынына 55 пункт кына кала. Шәхси машиналар өчен техник карау ихтыярига әйләнә.

Әмма 4 “яшьтән” зуррак машиналарга, шулай ук “корыч ат”ны яңа хуҗасы исеменә теркәгән очракта техник карау мәҗбүри булып кала. Шул ук вакытта автомобильнең запас частьләре һәм агрегатлары алыштырылганда, әйтик, газ баллоны урнаштырылганда, Европа берлеге илләренә чыкканда, “яшькә” бәйсез рәвештә, техосмотр узу кирәк булачак. Хәзер техник карау вакытында “аптечка”, янгын сүндергеч, авария билгесе тикшерелмәячәк. Шулай ук двигательдән, аккумулятор, кондиционердан һ.б. май яки башка сыеклыкның таму-таммавына, торбалар һәм шлангларның черү-черемәвенә, машинаны урлауга каршы җайланманың эшләү-эшләмәвенә, “глушитель”нең үкерү-үкермәвенә игътибар ителмәячәк.

Моннан тыш хәзер тәгәрмәч эзенең тирәнлеген түгел, ә биеклеге генә тикшереләчәк. Шулай ук пыяла юу сыекчасының тәрәзә ничегрәк эләгүе дә игътибарга алынмаячак. Ә менә “дворник”ның ничегрәк эшләвенә игътибар ителми калмаячак.

Техник карау операторлары берлеге рәисе Максим Бурдюгов әйтүенчә, техник карау алдыннан иң мөһиме – артык барлык җиһазларны алып, “штатта” каралганнарын урыннарына кире кайтарырга кирәк.


Фикер өстәү