Әгерҗедә яшәүче Эльмира Зиннәтуллина: «Бер төптән 50 бәрәңге чыкты»

Социаль челтәрдә: «Дуслар, ышанасызмы? Бер төптән 50 бәрәңге чыкты», – дип язылган видео таралганнан соң, әлеге «могҗиза» турында сорашырга булдык. Әгерҗе районының Кичке Таң авылында гомер итүче укытучы Эльмира Зиннәтуллинаның мондый хәл күргәне булмаган.

– Узган ялларда теге бәрәңгене казып алдык. Орлыгын үзебездәге бер шәхси кибеттән алган идек. Моңа кадәр «Мадейра», «Беллароза» сортларын сатып алып үстергән идем. Быел «Вега» сортын сынап карарга булдык. Бәрәңгенең кайберсе я сабын кебек, яки бөтенләй таралып бетә торган уалучан була. Ә бу сорт шуларның урталыгында дияр идем, тәме дә ошады.

Эче сары түгел, андыйны яратмыйм. «Вега» сортын 5 кг утыртып, барлыгы 190 кг (10 литрлы 22 чиләк!) уңыш җыеп алдык. Бөтен төптән дә  50шәр бәрәңге чыкмады, әлбәттә, 20-25 чамасы булды.  Әлбәттә, бездә уңгач, башкаларда да шулай мул уңыш бирер, дип әйтеп булмый. Чөнки аны 15 еллап бәрәңге утыртылмаган, моңа кадәр азык чөгендере, ташкабак үскән, рәхәтләнеп ял иткән урынга утырткан идек.  Юкка гына җирне ял иттерергә кирәк димиләр бит. Җәй уртасында бер генә тапкыр су сиптек. Яңа сортлар сынап, урыннарын алыштырып утыртырга яратам. Социаль челтәрдә күргәннән соң, сатып алырга теләүчеләр,  почта аша җибәрергә дә сораучылар бик күп булды. Алай кыйммәт була, сатып түгел, болай да бирәм, дидем. Ә авылдашлар белән икенче сортларга алыштырырга сөйләштек.

“Бәрәңге уңуның тагын бер сере – иртә утыртуда”, – ди Эльмира ханым. Ел саен  апрель ахыры,  май башыннан да калмый утырта икән алар икенче икмәкне.

– Бәрәңгене бакчаның дымы җитәрлек вакытта утыртабыз, аңа үсеп китү өчен шул вакыттагы дым җитә. Бик тирән түгел, 10 см чамасы гына итеп күмәбез. Дым кирәк булса, бәрәңге, үзе эзләп, аска таба китә ул, – ди Эльмира ханым.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү