Танылган бәрәңге үстерүче: «Бәрәңгене ярып утыртудан курыкмагыз, бер күздән дә үсә ул»

Гомер буе «икенче икмәк» дип йөртелгән бәрәңгегә авыл халкының  да мөнәсәбәте үзгәрү турында берничә тапкыр яздык инде. Бүгенге кебек он-ярма, башка төр ризыкларга бәяләр нык арткач, күпләр аларның фикере үзгәрер дип көтә. Моңа кадәр һаман бәрәңге генә ашап яшәмәбез дигән саланыкылар бүгенге вазгыять шартларында ни уйлый соң? Бәрәңге басуларын элекке кебек арттырырлармы? Терлек азыгы бәяләре, бигрәк тә мал оны, ашлык бәяләре котырып үскән мәлдә, бәрәңге – мал-туарга да бер дигән азык бит әле.

– Быел гына бөтен кеше дә бәрәңге утыртуга күчәр дип уйламыйм, – ди күрше авылда яшәүче танышым Наил абый. – Читтәге басуларны гына түгел, яндагыларын да киметеп, печән үстерә башлаган идек бит. Бер печән җиренә әйләнгән басуларны бәрәңге утыртырлык хәлгә китерү өчен, бик күп көч, тырышлык кирәк. Башта печән басуын кистергечләр белән ваклатып, кистертеп чыгарга, аннан сукалатырга, культивация ясарга, печән тамырларын җыйнап бетергәнче тырмаларга, кыскасы, хәйран гына тир түгәргә кирәк. Аларның берсен дә техникадан башка эшләп булмый. Чыгымнарын әйтәсе дә юк, әнә шул кадәр тракторчының җаен туры китерәсе бар. Яз көне эшләре болай да тыгыз, бу эшләрне дә чиратка куеп булмый, бәрәңге утырту өчен кулай вакытка өлгертергә кирәк. Әле көздән кистереп, сукалатып калганда да таманга туры килә. Өстәвенә печән-үлән җирнең бөтен «аш»ын, уңдырышлылыгын алып бетергән була, аны әйбәтләп ашларга да кирәк. Бу кадәренә ниятләгән кешегә дә быел утырту өчен орлыклык бәрәңге табу – үзе проблема, бәясе дә шактый кыйммәт. Киләсе елларга арттырырлармы, дисеңме? Анысын да белеп булмый. Ни дисәң дә, бәрәңге үстерү соңгы елларда бик чыгымлыга әйләнде һәм бик нәзберек культура да бит. Нинди генә авырулары юк. Ничә тапкыр агу сибәргә, чүбен утарга, төбен ердырырга кирәк… Әле тагын һава торышы нинди килә. Анысы да бик мөһим.

– Мин дә быел гына бөтен кеше бәрәңге басуларын зурайтыр дип уйламыйм, – ди Нөнәгәрдән танылган бәрәңге үстерүче Нотфулла абый Гарипов. – Бәлки киләсе елларда акрынлап арттырырлар. Быелга утырту бәрәңгесе табу кыенрак. Үткән ел күп кешедә аз гына участогына утыртырга җитәрлек тә бәрәңге булмады бит. Сүз уңаеннан, мондый кешеләргә киңәшем: бәрәңгене ярып утыртудан курыкмасыннар, бер күздән дә үсә ул. Без үзебез 40 сутыйга бәрәңге утыртабыз. Бик күп төрле сортлар белән эшлим. Бәрәңгенең яңа сортларын бер күздән үрчетәм. Элек шәхси хуҗалыклар бәрәңге сату белән бик мавыкмады, үзеннән артканын малга ашатты. Ә колхозларныкын басудан ук төяп алып китеп бардылар. Алар да сату белән проблема күрмәде. Соңгы елларда ашлык-оннарга кытлык булмады, шәхси хуҗалыклар, шул сәбәпле, бәрәңге үстерү мәшәкатеннән читләште. Ә күмәк хуҗалыкларны бәрәңгегә сорау булмау, бәясе түбән булу һәм башка күптөрле сәбәпләр биздерде дип беләм. Быел әнә бәрәңгегә сорау зур булды, райондагы хуҗалыклар үзләре үстермәгәч, ашханәләренә дип алып киттеләр. Казан, Биектаудан да сораучылар булды. Башка елларда күбесенчә Нократ Аланы базарында сата идек. Быел утырту бәрәңгесе дә күп калмады инде…

– Район җитәкчеләре тарафыннан күмәк хуҗалыкларга бәрәңге утыртырга фәрман булмады. Хәзер инде һәр хуҗалык нәрсәне күбрәк үстерәсен үзе хәл итә. Бүген бит бәрәңгене элеккечә итеп кенә үстереп тә булмый. Махсус техникалар комплексы кирәк. Бездә инде алар фәкать «Татарстан» хуҗалыгында гына калды, – ди Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин. – Ә менә дәүләт субсидия белән кызыксындырса, шәхси хуҗалыклар кабат күп итеп бәрәңге үстерә башлар дип уйлыйм. Бер чорда сыерлар кимегәч, нәкъ менә хөкүмәт биргән ярдәмнең файдасы булды, кешеләр сыерларны арттырды. Шөкер, бездә аларны әле дә киметмәделәр. Бәрәңгегә килгәндә, районда аны күпләп үстерүчеләр, бу эш белән шөгыльләнүче фермерлар юк.

– Кыш буе бәрәңге сатып чыктык, – ди районда бердәнер бәрәңге үстерүче «Татарстан» хуҗалыгы (тагын бер хуҗалык үз ихтыяҗларына 5 гектарда гына үстергән) баш икътисадчысы Шамил Гомәров. – Алдагы елда 100 гектарда үстергән идек. Һәр гектардан уртача 446 центнер уңыш алдык. Сату бәяләре дә чорына күрә ярыйсы булды. Бәрәңге сатудан 6 миллион 882 мең сум акча керде. Ә 2021 елда 80 гектарда үстердек. Корылык ел булса да, сугарулар, яфрактан тукландырулар, башка күрелгән чараларның ярдәме булды – бер гектардан 288 центнер уңыш алынды. 9 миллион 600 мең сумга якын табыш алдык. Бүген дә сатабыз. Көздән үк инде эре бәрәңгенең килограммы 20–25 сум булды. Соңгы вакытта эресен – 40,  утырту бәрәңгесен 15–20, малга ашата торганын 8 сумнан сатабыз. Барысын да алалар. Язга таба сораучылар тагын да артты. Үзебезнең районнан гына түгел, читләрдән дә киләләр. Бәрәңге әйбәт сакланган, зур саклагычыбыз бар. Быел кабат 100 гектар утыртырга ниятлибез.

Билгеле, мондый бәяләр, мондый ихтыяҗ булганда бәрәңге дә рентабельлегә әйләнә шул. «Икенче икмәк» дисәң дә урынлы буласы…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү